Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановның чыгышында күңелне күтәрерлек урыннар аз иде. Дөрес, җыелышка халык күп килгән үзе.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Чыннан да, чәчләр үрә торырлык хәлләр бар биредә. Узган ел Яңа Кишет мәктәбенә беренче сыйныфка бер генә бала да кермәгән?! Дүрт авылга өч бала туган, уналты кеше үлгән. Балалар бакчасына 13–14 бала йөри, мәктәп яшенә җиткәч алар юкка чыга.

Уңай якларга килсәк, район Советы депутаты Рафаэль Муллагалиев узган ел Иске Кишет клубын төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. “Быел бу эшләрне дәвам итәрбез”, – диде ул үзенең чыгышында.

Авыл Советы депутаты, Кышкар авылы мәчете имам-хатыйбы Радик Кәримов мәчет янында кое казыткан.

Симетбаш авылында яшәүче Солтан Гарипов узган ел кечкенә ферма төзү өчен 400 мең субсидия алган. 10 сыер асрый.

Җирлек буенча узган елга караганда бер сыер артса да, башка төр маллар – мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, атлар кимү ягында.

“Кишет” хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Сафиуллин әйтүенчә, хуҗалыкта 92 кеше эшли. Узган ел бөртекле культураларның бер гектарыннан уртача уңыш 29,2 центнер булган. Күптән булмаган хәл – барлык мәйданнар көздән эшкәртелеп калдырылган.

Терлеге булмаган кешеләр пай җирләре өчен акчалата түләүне сорыйлар. Әлегә кадәр бу мәсьәлә хәл ителмәгән.

Авыл җирлеге башлыгы салым түләү планнарының үтәлмәвеннән дә зарланган иде. Түләмәүчеләрнең күбесе биредә теркәлеп читтә яшәүчеләр. Шул ук вакытта түләргә акчабыз юк, дигән гаиләләр дә бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Яңа Кишет авыл җирлегендә тулы канлы тормыш белән яшәү өчен күп эш башкарылуын билгеләп үтте. Социаль мәсьәләләр буенча проблемалар юк, диярлек. Күп нәрсә халыкның активлыгыннан тора. Бүген дәүләт авылда яшәүчеләр өчен уңайлы программалар тәкъдим итә. “Кишет” хуҗалыгына килгәндә, инвестор терлекләрнең баш санын арттыру буенча биргән вәгъдәсен үти дияргә була. Уртача тәүлеклек артым алу күрсәткечләре әйбәт. Әмма бүгенге көндә ремонт эшләре юк диярлек. Фермалар җимерелеп бара. Техника яңармый, ремонтчылар салкын гаражда эшләргә мәҗбүр. Аны утын ягып та җылытып була бит.

Авылларны балтырган дигән  явыз үсемлек басып килә. Янгын сүндерү машинасы булган, ул таланган...

– Быел уңай үзгәрешләр булыр дигән өметтә калабыз, – диде Ренат Гатиятов.

Соңыннан авыл кешеләре үзләрен борчыган төп мәсьәләне шыпырт кына булса да әйттеләр: ин-

вестор хуҗалыкны үзенә рәсмиләштерүне төгәлләп килә, ферма ишекләренә йозак эленмәсме? Моңа ук барып җитмәсләр, дигән өметтә нокта куйыйк.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International