Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры булган Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. 19 ноябрьдән совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. 1943 елның 2 февралендә ул җиңү белән тәмамлана.
Арчадан Әдһәм абый Әхмәтҗанов та Сталинград өчен барган сугышларда катнашкан. Шушы дата уңаеннан районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, Кораллы Көчләр ветераннары советы рәисе Юрий Козлов һәм Илдус Әскәров җитәкчелегендә яшь гвардиячеләр сугыш ветераны янына барып, аның хәлен белделәр, күчтәнәч тапшырдылар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА