Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт җеназа укыганда җыйналган кешеләргә Габделхәй Йосыф улының игелекле гамәлләре күп иде, һәрберегез шуларның берсен генә булса да күңелегездән кичерегез, диде.
Ә ул гамәлләр бик күп. Габделхәй Йосыф улы турында без беренче тапкыр Иске Иябаш авылында “Ариадна” дигән хуҗалык төзелгәч ишеттек. Колакны ярып торган бу сүз бик сәер тоелды. Белешмәләрдән эзләп Ариаднаның грек мифындагы кешеләрне авыр хәлдән коткаручы икәнлеген ачыкладык. Чыннан да, исем җисеменә туры килә икән бит! Колхозларның таралып, болай да әлле-хәлле яшәгән Иске Иябашның хәле тагын да авырайган вакыт.
Габделхәй Кәримов җитәкләгән “Сервис-Агро” ширкәте Иске Иябашка яңа сулыш өреп, тиз арада үсемлекчелектә, терлекчелектә алдынгы хуҗалыкка әверелде.
Барган атны куалар дигәндәй, тора-бара инвесторга шулай хәлләре шәптән булмаган “Тукай-Кырлай”, Мичурин исемендәге колхозларны, аннан соң элекке “Октябрь”, “8 Март” хуҗалыкларын, “Вамин” таралгач аның “Вамин-Арча” өлешен өстәделәр. Йөк зурайган саен, аны тартып бару кыенлаша. Әмма Габделхәй Кәримовка максатка омтылу, үз дигәнендә тору хас иде.
Бүгенге көндә “Сервис–Агро” ширкәтенә караган “Кырлай” һәм “Игенче” хуҗалыклары 23846 гектар чәчүлек җирләре били. Бу барлык җирләрнең 20,1 проценты дигән сүз. Әлеге хуҗалыклар бүгенге көндә тәүлеккә 35 тоннадан артык сөт сава. Узган ел бер сыердан уртача 6890 килограмм (“Игенче”дә 7020 килограмм) сөт савылды.
Габделхәй Йосыф улы күп йөри, күпне күрә, күргәннәрнең иң файдалыларын үз хуҗалыкларына кертә иде. Белгечләрен дә Голландия, Германия кебек илләргә җибәреп укытып кайтарды. Аның хуҗалыклары иң заманча технологияләр кулланып 1 мең гектарда сугарулы мәйданнарда бәрәңге игә. Республикада барлык җитештерелгән бәрәңгенең өчтән бере шушы хуҗалыклар басуларында үсә.
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре басуларында куәтле тракторлар, комбайннар, чәчү комплекслары, башка төр авыл хуҗалыгы машиналары эшли. Тәүлеккә 600әр тонна куәткә ия ашлык киптерү агрегатлары, 25 мең тонна сыешлы яшелчә склады һәм башка бик күп эшләр – санап бетергесез. Сорт сынау участогы Габделхәй Кәримов ярдәме белән ел саен республика семинарлары үткәрерлек дәрәҗәгә күтәрелде. Сөекле шагыйребез Г.Тукай исеме белән бәйле Яңа Кырлай авылын дөньякүләм танытуга керткән өлеше дә гаять зур Габделхәй Йосыф улының. Аның тырышлыгы белән биредә һәр елны “Ат көне” уздыру традициягә әверелде.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Үзеннән соң бик күп матур, игелек-
ле эшләр калдырды Габделхәй Йосыф улы. Аның белән соңгы хушлашу да үзе төзеткән мәһабәт мәчет бинасы янында үтте. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.
Ильяс Фәттахов