Бервакыт бер зур оешманың хисап җыелышы бара. Янымда утырган ир кеше рәхәтләнеп йоклый. Ә менә бу җыелышта йоклап булмый.

2020 елның 7 феврале, җомга

Өч яклы килешүнең ничек тормышка ашырылуы турында һәр як чыгыш ясады. Хисап чыгышын Вакыйф Вәгыйзович башлап җибәрде.

– Көн саен уртача 10–12 профсоюз әгъзасы мөрәҗәгатъ итә, – дип сөйләде ул. – Телефон аша да киңәшләребезне бирәбез.

Ә ул мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары хезмәт, законнар белән бәйле. Күбесен суд торып хәл итәләр. 2019 елда профсоюз оешмасы советы рәисе 13 район суд утырышында һәм Татарстан Республикасы Югары судының  гражданнар эшләре буенча Коллегиясендә катнашкан.

Педагогларга алдан пенсия билгеләү буенча хәлнең кыенлашуы турында да сүз булды. Ә профсоюз әгъзасының барлык елларын да (армиядә хезмәт иткән чор һ.б.) ташламалы педагогик стажга кертү өчен кайвакыт шактый кыен каршылыкларны да үтәргә туры килә. Ә бит профсоюз лидеры юридик киңәшләрне һәм хезмәтләрне бушка башкара!

Җитәкче 2019 елда хезмәт урынында имгәнүләр, бәхетсезлек очраклары булмады дип сөенә. Иң мөһиме – хезмәт кешесенең исән-сау булуы. Уку елы дәверендә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткәрелүче спорт ярышлары шуның ачык мисалы. Без, журналистлар, ул ярышлардан репортажлар әзерләргә тырышабыз. Бик күңелле үтә алар. Шаяру-көлү, бер-берсе белән күрешү-аралашу, үзара ярышу, соңыннан бүләкләүләр – болар бар да хезмәт кешесен көндәлек мәшәкатьләрдән азга гына булса да ял иттерү һәм спортны, хәрәкәтне яраттыру өчен оештырылган чаралар. Әлеге җыелышта да күптән түгел бадминтон ярышында җиңгән Урта Пошалым мәктәбе директоры Айнур Сафинны һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлфия Фәттахованы бөтен кеше алдында сәхнәдә котлау күңелле булды. Ярышта ир-атлар арасында Айнур Сафин җиңде һәм хатын-кызлар арасында аның урынбасары Гөлшат Әхмәдуллинага тиңнәр булмады. Бадминтон буенча күчмә кубокны элеккеге хезмәттәшләре Илгиз Гайнуллин истәлегенә булдырганнар. Бүләкне җиңүчеләргә мәрхүмнең хатыны Суфия ханым тапшырды. Җыелышта әнә шундый истәлекле мизгелләр дә булды. Афәрин, профсоюзлар оештыра белә!

Спортта гына түгел, алар семинарларда да күрешеп, тәҗрибә уртаклашып торалар. Профком рәисләре өчен узган ел 6 семинар үткәрелгән. Иске Чүриле, Яңа Кырлай, Хәсәншәех мәктәпләрендә күчмә семинарлар оештырылды. Әтнә һәм Алабуга районнарыннан да килделәр.

 Җәйге яллар турында язмыйча кала алмыйм. Берсендә, автобус белән Алабугага бару сәяхәтендә, үзем дә катнаштым. Ә андый сәяхәтләр тагын Санкт-Петербургка, Мәскәү, Казан, Йошкар-Ола, Чабаксар, Чистай, Свияжск, Болгарга оештырыла. Барысы 543 кеше ташламалы бәягә сәяхәт кыла. Татарстан рескомы “Кырымда ял” дигән проект эшләде. Районнан 12 кеше Евпаториядә “Прибой” санаториенда дәваланып, ял итеп кайтты. Тәүлеге 1500 сумга төшкән. Шуңа яшәү, 3 тапкыр ашау кергән, ә юл бушка. Бу бит могҗиза, Кырымда 10 көн буе 15 меңгә ял итеп кайту! “Бу программа быел да дәвам итә”, – диде Вакыйф Вәгыйзович. 

Профсоюз тормышы турында озак сөйләп булыр иде. Шушы урында нокта куеп торабыз. Өч яклы килешүгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов кул куйды.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International