Безнең район хастаханәсенең баш табибы булып озак еллар Владимир Иванович Кувин дигән кеше эшләде. Искиткеч әйбәт, чын халык табибы булган кеше иде ул (әле уйлап куйдым: ни өчен безнең Арчада аның урамы юк икән?). Милләте буенча чуваш, татарчаны яхшы аңлый, үзе дә шактый гына татар сүзләрен белә. Бу ягымлы, кояш кебек балкып торган кеше үзен беркайчан да кәпрәйгән түрә итеп тотмады. Иртән җәяүләп килә, хастаханә ишеге төбендә аны “Кувин абый, Кувин абый!” – дип апалар чолгап ала. Ул җилкәләреннән сөеп аларның һәркайсының гозерен тыңлый, кайсын кая урнаштырып аннан соң гына кабинетына керә. Хирург иде ул, көннәр буе операция ясый, дип тә әйтәләр иде. Әтисе Советлар Союзы Герое булган.
Мин бу кешене бик ихтирам итә идем, минем кебек табигатьне ярата, чыпчык күрсә дә балалар кебек куана белә торган кеше иде.
Бервакыт Владимир Иванович: “Ильяс, бер искитмәле хәл бар, вакытың булса килеп кит әле!” – дип шалтыратты.
– Менә хәзер мин сине бер палатага алып керәм, – диде ул. – Бүген Симетбаштан ике сабыйны китерделәр, берсенә – 2, икенчесенә 4 яшь тирәсе. Алар үткән төнне кар өстендә үткәргән. Шунысы гаҗәп: бик яхшылап тикшердек, өшемәгәннәр дә, бер генә зыян килгән урын тапмадык... Баш табибның күзләрендә яшь, янәшәдә басып торган шәфкать туташлары да елый иде. Мин дә елыйм, әле менә күпме еллар үтсә дә бу юлларны язганда күңел тула, күзләрдә яшь...
Ә сабыйлар елмаеп ята, әле алар бу абый-апаларның, үзләренә бөтенләй чит кешеләрнең ни өчен елап торганнарын аңламый.
Барыбыз да тетрәнгән идек. “Могҗиза бу!” – диде Владимир Иванович. “Әйе, чын могҗиза!” – дидем мин.
Мөхәррир Ренат Таҗиев әлеге вакыйга турында сөйләп бетерүгә мине Симетбашка юллады.
Бу вакытта инде авыл умарта күчедәй гөж килә. Барысының да телендә шушы вакыйга, бар да тетрәнгән.
Вакыйга болай була. Симетбаштан бер ир белән хатын кечкенә балаларын алып (моңа кадәр өйдә үзләре генә калган ике сабыйлары төтенгә карлыгып үлгән була инде) Кышкардагы туганнарына Яңа ел каршыларга баралар. Икенче көнне дә яхшы гына бәйрәм итеп, кич кайтырга чыгалар. Бу төн үтә, иртән уянсалар – балалар юк! Тегендә чабалар, монда чабалар – юк балалар! Буш чана белән кайтып туктаган атны каравылчы тугарып куйган, әмма чанада беркем дә булмаган.
Хәвефле хәбәрне ишеткән ике авыл халкы сабыйларны эзләргә чыга. Ике авыл арасындагы үзәнлек өстендә козгыннар әйләнә. Бераздан карамчыклар күренә, чана бер сикерткәндә сабыйларның берсе, икенче сикерткәндә икенчесе төшеп калган. Аларның исән булуына берәү дә ышанмый. Ә алар исән!
Минем бу вакыйга турындагы язмам дәвамы белән ике номерда чыкты. Беренче өлешен укыгач бөтен район күтәрелде, телефоннар шалтырый, Балтач районыннан кадәр килеп газетаны алып киттеләр. Әлеге ата белән ананы сүгеп айлар буе хатлар яуды.
Ильяс Фәттахов