Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән Саимә әби күптәнге танышлар булып чыкты.

2020 елның 7 феврале, җомга

Рамил Рафис улы педучилищеда укыганда иптәш егете белән фатирда торган. Бервакыт Саимә әбинең өен дә юып биргән әле алар.

Менә шулай тиз аралашып киттек бу кунакчыл өйдә. Саимә әбинең сеңелләре Рафилә, Рәшидә, Розалия дә апаларын котларга килгән. Розалия күптән таныш, ул Күпербаш килене. Авылда иң тырыш гаилә иде алар. Ире Рифат та бик кешелекле иде, иртәрәк китеп барды бу дөньядан. Балалары горурланырлык.

Алар бар да урман куенындагы Яңа Тормыш авылында үскән. Ә урманга якын авылдагы кеше ялкау була алмый. Инде беткән бу авылны да искә алдык. Авылдагы иң соңгы кеше яшәгән йорт та шушы  гаиләнеке булган. Район типографиясендә озак еллар эшләгән Гандәлиф апа аларга туган тиешле икән.

– Гандәлифнең әтисе сугыштан кайтмады, – дип искә алды Саимә апа. – Анасы Майкамал йөрәге әрнүгә түзә алмыйча шигырь дә чыгарган иде. Һәм Саимә апа шигырьне сөйләп тә бирде:

Сугыш бетте,

                солдатлар

Кайтты кыр казлары

                кебек, тезелеп.

Кайтмаганнарның

                      балалары

Елыйлар тезелеп.

Саимә апа сугыш елларында фермада сыерлар сава, урман кисә. 10 сыйныфны бетергәч Казанга китә. Фәргать Гыйлемханов белән гаилә корып, Арчада урнашалар. 25 ел ательеда тегү тегә.

Рамил Мөхетдинов  ветеранны  90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International