Закон таләп иткәнчә эшләргә кирәк

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Закон таләп иткәнчә эшләргә кирәк
Райондагы мәчетләрнең торышы белән танышып йөргәндә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина авыл җирлекләре башлыкларына бу мәсьәлә буенча квартал саен анализ ясалачагын әйткән иде. Әлеге мәсьәлә көн кадагында кала бирә. Түбән Мәтәскә мәдәният йортындагы үткән киңәшмә дә шул турыда сөйләшүдән башланды.
Җыелышның Түбән Мәтәскәдә булуы очраклы хәл түгел, чөнки Иске Кырлай авыл җирлеге башкаларга үрнәк итеп куярлык: җирлек башлыгы һәм урынбасары авыл мәчетләрендәге имамнар белән килешеп, киңәшләшеп эшлиләр, тирә-юньнең төзеклеге буенча да тел-теш тидерерлек түгел биредә.
Комиссия булып киткәннән соң мәчетләрдә “боз кузгалды”. Күп кенә имамнар, безнең турында да искә төшерделәр дип, мәчет документларын рәсмиләштерү артыннан йөри башлады. Районда барлыгы 80нән артык мәчет һәм чиркәү бар, шуларның 76сы халыкка хезмәт итеп иман нуры тарата. Араларыннан 58енең кадастр паспорты бар, 18е теркәү узып таныклыкка да ия булган, тик калганнарының мәчет буларак раслаучы документлары, хәтта Уставлары да юк. Мәчетләрнең байтагы сәдака акчасына яши: утка, ягуга шуннан түлиләр. Ә җирне рәсмиләштерү өчен финанс чыгымнары шактый таләп ителә, аны берничә мәчет кенә күтәрә алырга мөмкин. Рәсмиләштерү өчен авыл җирлеге башлыклары авыл халкының акчалата ярдәменә таяналар яки иганәчеләргә өметләнәләр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров җирне рәсмиләштерү тәртибен аңлатты. Любовь Осина булган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте.
Мәчет турында сүз чыккач, еш кына зиратларны да телгә алабыз. Зират — мәңгелек йортыбыз. Ә аны карап, чистартып, тәртипләп тору, үлгәннәрнең каберен белү — мәңгелек бурычыбыз. Тик кайчак зиратларда законга сыймый торган гамәлләр кылына: авыл җирлегенә хәбәр итмичә мәет җирләнә. Гадәттә ул читтә яшәгән, шушы авылдан чыккан яисә шушы авылда яшәүчеләрнең туганы була. Тик, инде күп әйтелгән булса да, бу сүзләр тагын кабатлана: үлү турындагы таныклыгы булмыйча мәет җирләнергә тиеш түгел.
Бүген кайсы гына авылга барып кермә, заманча төзелгән, төзек-ләндерелгән, яңартылган матур йортлар каршы ала. Тик арада урамның йөзен ямьсезләп торучылары да җитәрлек: күптән хуҗасыз калып, җимерелү хәлендәге йортларны төзекләндерү яки сүтү таләп ителә. Ул йортларның һәммәсе диярлек хуҗалы, тик хуҗаларының кайсын эзләп табып булмый, кайсының вакыты юк, кайсы авыл җирлегенең сүзен игътибарга алмый һ.б. Район буенча андый йортларның исәбе 398 булган, бүгенге көнгә 140ы сүтелгән. “Калган йортларның язмышы өстендә ныклап эшләргә кирәк. Нигезләр андый ташландык хәлдә булырга тиеш түгел”, — диде Любовь Михайловна.
Гадәттә, авыл җирлекләре башлыклары җыелышкач, тормыштагы күп кенә мәсьәләләр күтәрелә, аны чишү юллары эзләнә. Бу юлы да үләт базларын тәртипкә китерү, себер түләмәле терлекләр күмелгән базларны таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерү турында сөйләштеләр. Ел фасыллары алмашкан саен авыл җирлекләре өчен яңа мәшәкатьләр туа.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International