Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Киләсе елда да күп төзиячәкбез
2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Киләсе елда да күп төзиячәкбез
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 ноябрьдә видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә Татарстан Республикасында 2013 елга күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү, ике контурлы газ казаннары урнаштыру, “Чиста су”, гомумбелем мәктәпләрен ныклап төзекләндерү, авыл клублары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программаларының раслануы турында хәбәр итте.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 2013 елда республикада 811 күп фатирлы йорт (4 млрд. 354 млн. сумлык) ныклап төзекләндереләчәк. 2013 елда 4,5 мең фатирны аерым җылытуга күчерү планлаштырыла. 162 гомумбелем мәктәбе һәм 7 махсус мәктәп ныклап төзекләндереләчәк. Барысы 75 фельдшер-акушерлык пункты төзү, 300 медицина объектын ныклап төзекләндерү күздә тотыла. 2012 елда 72 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, 49ы инде файдалануга тапшырылган. Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән пунктларның медицина персоналы белән тәэмин ителгән булырга тиешлеген ассызыклады. Болардан тыш, киләсе елда 25 авыл клубы төзеләчәк.
Киңәшмә ахырында Премьер-министр Илдар Халиков гражданнардан коммуналь түләүләр — йорт буенча исәпләүләр буенча бик күп шикаятьләр килүен әйтте. Соңгы айда үткәрелгән тикшерүләр моның күп очракларда идарәче компанияләрнең усал ният белән файдалану, урлаулар һәм хуҗасызлыгына бәйле булуын күрсәтте. Муниципалитетлар әлеге мәсьәлә буенча эшне активлаштырырга, һәр очракны аерым карарга тиешләр.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, район буенча эшләрнең барышына тукталды. Югарыда санап үтелгән республика программалары безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы 3 елда гына да 1 меңгә якын фатир төзелде. Исемлеккә кергән 703 ветеранның 684е фатир алды, калганнары да озакламый фатирлы булачак.
— Торак базары булдыруга ирештек, — диде район башлыгы. — Бездә хәзер теләгән кешегә фатир сатып алу мөмкинлеге бар. Базар булу бик әйбәт.
Арча районы республикада беренчеләрдән булып күп фатирлы йортларны аерым җылытуга күчүне төгәлләде. Хәзер инде фатирыбыз салкын, начар ягалар дип зарланучы юк.
Быел Арчаның 2нче мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Шәһәрнең көньяк өлешендә күп функцияле мәдәни–спорт үзәге калкып чыкты. Хәзер тулы көченә эшли башлады, бу якта яшәүче балаларның да сәнгать мәктәбенә менеп йөриселәре юк, педагоглар үзләре килеп төрле түгәрәкләр эшен оештыра (рәсемдә).
Киләсе елда андый клублар Сикертән һәм Симетбаш авылларында төзеләчәк.
— 2013 елда да төзелешләр бик күп булачак, — диде Алмас Әминович. — Планнар расланды, подрядчы оешмалар билгеләнде.
Дәүләт кешеләр турында кайгырту юнәлешендә моңа кадәр күрелмәгән программалар кабул итте: тузган торактан күчерү, ятим балаларны, күп балалы гаиләләрне фатирлар белән тәэмин итү һ.б. Бөтен кеше дә аларны белеп, аңлап та бетермәскә мөмкин.
— Аңлату, андый кешеләрне ачыклау, барлау, документлар әзерләргә булышу — сезнең бурыч диде, — район башлыгы авыл җирлекләре башлыклары белән шушы темага аерым үткәргән киңәшмәдә. — Ул кеше безгә килмәде, дип кабинетта көтеп утырмаска, аларны үзегез эзләп табарга. Вакытында булышырга, хәленә керергә, халыкның халәтен белергә кирәк. Ата-аналар, балалар, укытучылар аша эш итәргә.
Кешеләрне тузган торактан күчерү программасы ике һәм аннан күбрәк фатирлы йортларда яшәүчеләргә кагыла. Алар авылларда күп түгел, әмма бар. Мөндештә элеккеге “Сельхозтехника” бүлекчәсе янындагы андый йортлар беркайда исәптә дә тормый, әмма аларда да безнең кешеләр яши.
Дөрес, тузган торакта яшәгән бар кеше бүген–иртәгә генә фатир алмаячак. Алар исемлеккә кертелә, чират буенча алалар. Яңа йортлар шул авылда, шул йорт янәшәсендә яки урынында төзеләчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз