Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Су буеннан әнкәй кайтып килә...
2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Су буеннан әнкәй кайтып килә...
Каз каурые алган кулына... Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов әлеге җырны башкарганда күзләр дымланды. Эх, кайда икән ул әни йөргән сукмаклар?! Нәкъ җырдагыча, эзләренә җылы карлар булып тал мамыгы ява тын гына. Йөрәк сызып юксынды... Бу халәт бер миндә генә түгел, биредә, район балалар сәнгать мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә утырган аналар күңеле дә дулкынлану кичергәндер. Әйе, һәркемнең газиз җанын бирер бердәнбере — әнисе бар.
Бәйрәмгә килгәннәр үзләре әни, дәү әни. Ихтирамга лаек кешеләр. Аларга багышланган тирән эчтәлекле матур сүзләр башка бер бәйрәмдә дә әйтелмидер. Чыгыш ясаган һәркемне, каян күңеленә килә мондый мәгънәле, гыйбрәтле, җылы сүзләр, дип сокланып тыңладык. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова: “Без бүген бирегә мөхтәрәм, хезмәттә зур казанышларга ия булган, үрнәк аналарны чакырдык, — дип сөйләде. — Тормыш матурлыгын, ямен тоеп, балаларыгызның уңышларына сөенеп, матур, озын гомерләр кичерергә язсын. Сезнең алда баш иеп, үземнең теләкләремне җиткерәм”. Надия Равилевна чыгышын шигырь юллары белән тәмамлады: “Әниләргә безгә, я йолдыздан, я кояштан һәйкәл салырлык”. Әйе, бүген аналарны зурлау, хөрмәтләү көне. Шушы ихтирамны тоеп, күңелләре тулып утырды хөрмәтле апа, әбиләрнең. Тормыш үтә дә мәшәкатьле. Күңелдәге җылы хисләрне әниләребезгә, гаилә учагын тоткан хатын-кызларыбызга әйтеп бетерә алмыйбыз... Йөрәк түреннән чыккан сүзләр бик сирәк телгә килә яисә бөтенләй дә күңелдә йомылып кала... Ә хатын-кыз җылы сүзгә бик мохтаҗ.
Бәйрәмне алып баручы Миләүшә Һадиеваның: “Әйтегезче, кемнең изгелеге үлчәп бетергесез? Кем куллары өебезне, тормышыбызны ямьли?” — дип, залга сорау би-рүеннән аналар гүзәллеген тагы да ачыграк тоясың. Үз сабыен гына түгел, чит баланы канаты астына алган аналарның бу гамәлен аңлап та бетереп булмый. Нинди зур тәвәккәллек, хәтта батырлык та бит бу! 2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр районда 29 гаиләдә 44 чит бала тәрбия-ләнә. Алар арасында инвалид балаларны, хәтта 3–4 сабыйны гаиләсенә сыйдыручылар бар. Бүгенге тыныч тормышта геройлыкка тиң гамәлләр болар. Шигырь телендә әйтсәк, бер бәләкәй генә адәмгә дә берәүләрнең таудай хисе бар. Районның опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Гүзәл Габдрахманова әлеге киң күңелле аналар турында, кабатланмас кешеләр, дип бик рәхмәтле сүзләр сөйләде.
Гадәттә әниләр тормышы ЗАГСтан башлана. ЗАГС бүлеге мөдире Люция Фатыйхова ана булуны табигатьнең бер могҗизалы сере, дип килештереп әйтте. Һәм аның чыгышы да яшьләрне кавыштырганда юллана торган матур теләкләргә тиң иде.
Бүген ана капиталы турында сөйләнмәсә, ничектер бәйрәм тулы булмас иде. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова ана капиталы белән бик уйлап, максатчан эш итсәгез иде, дип киңәш итте. “Акчасын алырга булышам, дигән белдерүләр хәзер күп. Капиталны юкка-барга әрәм-шәрәм итәргә һич ярамый. Бала хакы дигән нәрсә бар”, — диде фонд җитәкчесе.
“Ана даны” медаленә ия әниләр аерым алкышланды. Күп балалы аналарга Аллаһы Тәгалә сабырлыклар, исәнлек, шатлык-куанычлар бирсен.
Баланы үстергәндә ананың поликлиника, хастаханәгә эше төшми калмый. Әниләрне бәйрәм белән котларга Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Лилия Фәйзрахманова да килгән иде. “Авырмагыз, ә чирне булдырмас өчен профилактика өчен генә килегез безгә”, — диде ул елмаеп.
Сәхнә түренә җитәкче урыннарда эшләгән булдыклы хатын-кызларыбыз үтмәсә, үзләре белән таныштырып, теләкләрен юлламаса, нидер эшләнеп, әйтелеп бетмәгән кебек булыр иде. Менә алар: район хатын-кызлар советы рәисе Фрадия Шәймуллина, авыл җирлекләре башлыклары Рәмзия Вафина (Урта Курса), Гөлнара Заһидуллина (Иске Чүриле), Гөлфия Гыйбадуллина (Сеҗе), “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина.
Заманында ару-талуны белмичә эшләгән, балалар үстергән, гыйбрәтле язмышлы апа-әбиләребез Арчадан Гайшә Якупова, Иске Төрнәледән Надия Хәбибуллина, Фирдәвес Шәйхуллина чыгышларын аерата дулкынланып тыңладык.
Кушлавычтан мәдәният хезмәткәре Фәния Хәнәфиеваның үзе язган шигырьләрен укуы һәм көй чыгарып, җырын да башкаруы бәйрәмне тагын да нурландырып җибәрде.
Хезмәттән, тормыштан ямь-тәм табып эшләгән һәм яшәгән бик күп күркәм аналар хөрмәт белән телгә алынды, сәхнә түренә чакырылды.
Яшь үзешчәннәр җырлап-биеп кунакларның күңелләрен күрделәр. Ә соңыннан һәр анага чәчәкләр дә бүләк ителгәч, бәйрәм көн, чыннан да, чын бәйрәмгә әйләнде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз