Арча Укучылар сараенда спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы узды.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

7-9 февральдә Арча Укучылар сарае базасында 2020 елгы спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы узды.  Ярышларда 9 районнан 19 команда катнашты.  Арча районы командасын Укучылар сараеннан Мәҗитова Илсөя, Мөхәммәтшина Сәлимә, Камаева Алинә, Хәбибуллина Наилә, Галәүтдинов Әмирхан, Камалиев Роберт, Лаврентьев Данил, Сәлахетдинов Солтан, Зарипов Руслан, Сафин Азат, Галәүтдинова Ләйлә, Мөхәммәтшина Эльвина, Камалиева Зәлинә, Габделбәров Дамир, Ибәтуллин Ильяс, Сибгатуллин Булат, Бәйрәмов Данияр тәкъдим итте. Тренерлар Минхәиров Ф. Ф., Нәбиуллин Р. Р. Сафин Л. Я.

Ярышлар программасына 2 һәм 3 сыйныф дистанцияләре, җәяүлеләр дистанцияләрендә шәхси һәм төркем белән катнашу кертелгән иде. Безнең команда яхшы чыгыш ясады һәм призлы урыннар яуладылар. 2 сыйныф дистанциясе, шәхси зачет:

Мәҗитова Илсөя-2 урын (10-13 яшьлекләр арасында)

Галәветдинова Ләйлә-3 урын (14-18 яшьлекләр арасында)

Габделбәров Дамир-3 урын (14-18 яшьлекләр арасында)

Җәяүлеләр дистанциясе-элемтә:

Камаева Алинә, Хәбибуллина Наилә-3 урын (10-13 яшьлекләр арасында)

Бәйрәмов Данияр, Сибгатуллин Булат-3 урын. (10-13 яшьлекләр арасында)

Яшь спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International