Сәламәтлек – ул һәркемнең яшәү башлангычы. Ә сәламәт яшәү рәвешенең бер тармагын спорт алып тора. “Хәрәкәттә – бәрәкәт!”

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Һәр елны республиканың Спорт министрлыгы тарафыннан уздырылучы бу спорт чарасы районыбызда да гөрләп уза. ТАССРның – 100, Арча районының – 90 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган быелгы зур бәйрәм  югары дәрәҗәдә оештырылып, бер сулышта узып китте.

Ул көнне спорт сөючеләр Арча үзәк стадионына иртәнге сәгать 8 тулганчы ук җыела башлады. Иң элек сайлап алу ярышында катнашасы чаңгычыларны теркәү булды. Алар арасында 2006-2011 елгы егетләр һәм кызлар бар иде. Яшь үзенчәлекләренә карап, 800 метр һәм 1 километр аралыкларны уздылар. Әлеге минутларда стадионның икенче бер спорт мәйданчыгында кышкы волейбол уены да барды. “Бу күбрәк без уйнап үскән пионерболга охшаган”, – диде Арчаның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. Уенның үзенчәлеге шунда иде, ярыш гадәти туп белән түгел,  ә фитбол (кабартылган зур туп) белән кардан чис-

тартылмаган мәйданда алып барылды. Ә җиңүне Арчаның 2нче мәктәп командасы яулады.

“Чаңгы юлы – 2020”нең төп өлеше сәгать 10нан соң башланып китте. “Татар” радиосы алып баручысы Рамил Шәрәфиев оештырган “Snow party” (“Карлы бәйрәм”) күңел ачу мизгелләре шома гына тантананың ачылышына күчте. Быелгы “Чаңгы юлын” Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Марсель Мифтахов ачып җибәрде.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов һәм Арчаның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов та катнашучыларга уңышлар теләделәр. Чаңгы юлына басканчы, сайлап алу ярышларында катнашып җиңү яулаган мәктәп укучыларын бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында Иске Кырлай, Ашытбаш, Лесхоз, Сикертән, Сеҗе, Арчаның 5нче гимназиясе, 2нче, 3нче һәм 6нчы мәктәп укучылары бар.

Чаңгы юлына беренче булып мәктәпкәчә яшьтәге балалар басты. Иң яшь чаңгычыга 2 яшь. Әле яхшылап сөйләшә белмәсә дә, чаңгыда нык басып тора сабый. Мондый киләчәкне күреп күңел сөенә, әлбәттә. Кечкенә спортчылар узганнан соң, теләгән бар кеше чаңгы юлына күмәк стартка тезелеште. Хөрмәтле кунаклар, җитәкчеләр, укытучылар, укучылар, студентлар, гади эшчеләр, ветераннар – барысы да тиешле юлны узарга әзер иде. Ә чаңгы юлының аралыгы 2020 метр, махсус быелгы елга символик рәвештә эшләнелгән. Дистанцияне ир-атлар арасында беренче булып Рүзәл Әүхәдиев узды. Булат Шәйхетдинов, Илназ Шәрәфиев, Илфат Шәрипов – шулай ук алдынгы урыннарны алучылар. Гүзәл затларыбыздан иң җитезе Алия Диярова булып чыкты. Беренче бишлеккә Энҗе Фәйзрахманова, Эльвира Ибраһимова, Айсылу Хәкимова, Алия Гомәровалар да керде. Хөрмәтле ветераннарыбыз да елдагыча яшьләрдән калышмады. Аеруча Илдус Солтановны (“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы), Равил Әгъләмовны (Яңа Кенәр), Шәүкәт Баһаветдиновны (Арча) һәм ел да иң җитезе булган Руфинә Гәрәеваны (Арча) билгеләп үттеләр.  Җиңүчеләр медаль, грамота, махсус башлыклар, истәлекле бүләкләр һәм  районның спорт биналарында шөгыльләнү өчен сертификатлар белән бүләкләнде.

Спорт бәйрәменең соңгы этабы “Сәламәтлек” спартакиадасы иде. Биредә Арчаның төрле оешмалары чаңгы шуу җитезлегендә көч сынашты. Шәхси беренчелек белән бергә урыннар команда белән дә билгеләнде. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр: 1нче урында – Арча педагогика көллияте, 2нче – “Ак  барс” агрокомплексы” ширкәте, 3нче урында  Арча ДОСААФы командасы. 30 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1нче урын – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә, 2нче – “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы, 3нче урын Арча ЗУЭСы командасында.

“Чаңгы юлы – 2020” спорт бәйрәме чын мәгънәсендә иң масштаблы, дәрәҗәле һәм кирәкле чараларның берсе булды. Бирегә килгән һәркемгә “Афәрин!” диясе генә кала. Чөнки спорт ул ярыш кына түгел, сәламәтлек тә. Ә һәр кешенең сәламәтлеге үз кулларында...

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International