Узган атнада Утар Аты мәдәният йортында Театр елын ябу уңаеннан зур чара булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов катнашты.
– Театр үзе ул ябылмый да, ачылмый да. Пәрдә генә ябыла һәм ачыла. Театр дәвам итә. Быел коллективлар “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән исем астында чыгыш ясый. Үзенчәлеге – үзебезнең районнан чыккан драматурглар әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Киләчәктә дә үзешчән драма коллективлары тамашачыларны һәрдаим сөендереп торсын иде, – диде ул.
Сәхнәдә бер-бер артлы районның халык театрлары чыкты. Бүген алар дүртәү – Арча “Җидегән чишмә”, Иске Ашытның “Саяра”, Сикертәннең “Сердәш”, Кышкарның “Нур” халык театрлары. Бүген коллективларның нәрсә белән сулаганы, ничек яшәве Утар Аты мәдәният йортында күрсәткән спектакльләрдән өзекләрдә чагылды.
Рамил Мөхетдинов һәр коллективка Мактау грамоталары, бүләкләр тап-
шырды. Арча халык театры оешканның беренче көненнән үк сәхнәдә уйнаучы Резеда Галиуллинаны – 55, 36 ел гомерен Утар Атыда халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган Нурия Абдуллинаны 80 яше белән котлап, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ни өчен бу чара Арчада түгел, ә Утар Атыда үтте? Күпләрне шул сорау кызыксындырадыр. Арча Мәдәният йортында Театр елын ябу уңаеннан сәхнәләштерелгән тамаша узган елның декабрендә үк булды. Анда “Җидегән чишмә”ләр Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын тәкъдим итте һәм ул “Саяра”, “Сердәш”, “Нур” халык театрлары артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Бу юлы Утар Атыга җыелуның җитди сәбәбе бар. Ул Утар Аты мәдәният йортына шушы авылда туып-үскән, озак еллар Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында уйнаган ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Нәгыймә Таҗдарова исемен бирүгә багышланды.
Нәгыймә Таҗдарова 1888 елда ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җәен көтү көтсә, кышын Казан байларына итек кайыган. Шунда мәктәптә ике кыш укып алган, авылда абыстайга сабакка йөргән. Ул заман өчен алдынгы карашлы, төскә-биткә дә чибәр кыз булган. Шунда аны дүрт баласын ятим калдырып вафат булган апасының иренә, ягъни җизнәсенә көчләп кияүгә биргәннәр. Тик ул озак түзеп тора алмыйча, кечкенә баласын алып Казанга киткән. Асрау, тегүче булган. Бер очраклы хәл аны театр сәхнәсенә алып килгән. Бик күп спектакльләрдә уйнап танылган. Аның турында материалларны тупларга Галиәсгар Камал театрыннан Татарстанның халык артисткасы, театр музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова ярдәм итә. “Казан арты” тарих-этнография музеенда Нәгыймә Таҗдарова турында бик бай эчтәлекле күргәзмә дә бар. Авыл мәдәният йорты да бик күп материал туплаган.
– Танылган артистканың исемен мәңгеләштергән өчен бик зур рәхмәт. Башка төбәкләрдә дә якташларын зурлыйлар. Әмма Арча бөтенләй икенче. Бөек артистканы биргән авылга да чиксез рәхмәтлебез, – диде чарада катнашкан Луара ханым.
Узган ел районда Нәгыймә Таҗдарова иҗат иткән рольләрне иң яхшы башкаручыга бәйге игълан ителгән иде. Анда җиңүчеләр Шушмабаштан Манижа Худайдодова, Кышкардан Фоадия Чубаева, Пөшәңгәрдән Айгөл Әхмәдиева, Түбән Атыдан Илсөя Мөхәммәтгалиева. Бу көнне алар да үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
Луара ханым белән Утар Атыга Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты, театрның музыка җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров та кайткан иде. Әсхәт Хисмәтов тамашачыларга яраткан җырларын бүләк итте. Чара Утар Аты авылы үзешчәннәре чыгышы белән тәмамланды.
Гөлсинә Зәкиева