Татарстан Республикасының Милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов белән очрашуга мин дә буш кул белән килмәдем.Чөнки хәбәрсез югалганнар язмышы һәр гаиләгә кагыла диярлек. Үзебезнең хезмәттәшләрнең дә һәркайсының диярлек гозере бар. Минем әнинең ике абыйсы сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Җитәкчебез Исрафил Насыйбуллинның агасы, Румия Надршинаның әтисенең абыйсы... Мин алар турындагы мәгълүматларны Михаил Валерьевичның үзенә тапшырдым. Мин генә түгел, залга җыелганнар арасында да махсус карточкалар тутыручылар күп иде.
Залда таныш йөзләр дә шактый. Мөхтәрәм ветераныбыз Илдус ага Сәгъдиев белән кочаклашып күрештек. Илдус абый ничә еллар инде әтисе Габдрахманның язмышын ачыкларга тырышып яшәде. Кайларга гына язмады, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде ул. Ниһаять, Михаил Черепанов Илдус абыйга: “Әтиегез табылды!” – дип шатлыклы (үлем турында булса да) хәбәр җиткерә. Илдус абый түзми, Казанга барып шул документны алып кайта. “Мин үзем исән вакытта әтиемнең язмышын ачыклый алуым белән бик бәхетлемен, зур рәхмәт!” – диде.
Бөек рус полководецы Александр Суворов: “Соңгы солдатны җирләми торып, сугыш бетми!” – дигән. Илдус абый һәм бүген очрашуга килеп якыннарының кайда җирләнүе турында хәбәр алучылар өчен, ниһаять, сугыш тәмамланды!
– Татарстаннан сугышка киткән һәм әйләнеп кайтмаган кешеләрнең язмышларын ачыклар вакыт җитте, – диде Михаил Черепанов. – Һәлак булучылар 350 меңнән артып китә. Исемлектәге кешеләрнең 175 меңе әле һаман да һәлак булганнар арасында юк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та быел мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең язмышын ачыклау бурычы куйды. Иң беренче итеп бу эш Арча районыннан башланачак. Бүген менә 15 сугышчының документларын алып кайттык.
Архивлар 2006 елга кадәр ябык булган. 2006 елда Россия Президенты Владимир Путин архив мәгълүматларын дөньяга чыгарырга, аларны интернетка урнаштырырга рөхсәт итте. Шул чакта махсус сайт – “Мемориал” гомумиләштерелгән мәгълүмат банкы булдырыла.
– Хәбәрсез югалганнар турында да мәгълүматлар табарга мөмкин. Әгәр кеше әсирлеккә эләкмәгән, өенә кайтмаган икән, димәк, ул югалган көнне хәрби часть кайда туктаган булса, шул җирдә калган. Хәзер архив мәгълүматларын интернеттан карап була. “Мин шул эш белән шөгыльләнәм, мәктәп укучыларын да өйрәтергә тырышам, – диде Михаил Черепанов. – Безнең “Хәрби дан клубы” да шуның белән шөгыльләнә”.
Очрашуга әлеге клуб әгъзалары да кайткан иде, алар документларны тапшырып кына калмадылар, сәхнәдә сугышчан җырлар, төрле номерлар башкардылар.
Ә документларны тапшыру мизгелләре бик дулкынландыргыч булды. Кем генә сәхнәгә күтәрелмәсен – күзләрдә яшь...
– Мин бүген бирегә ике кеше алып килдем, – ди Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев. – Иске Төрнәледән Абдулла Садриев 1942 елда Ленинград өлкәсендә һәлак булган. Кызы Әнисә апага шалтыраткан идем. Ул Казанда яши: “Дога кылам, миңа 82 яшь инде, үзем дә соңгы көннәрне яшимдер. Моңарчы сөякләре кайда таралып ята икән, дип кайгыра идем. Шөкер, күңелем сөенә хәзер,” – диде. Бабасы хәбәрен алырга оныгы Әнис килде.
Ильяс Фәттахов