Элегрәк тә керә иде шуңа охшаш төшләр. Берсендә мине алырга ике милиционер килгән, имеш. Редакция ишеге төбендә тукталды болар: “Ильяс абыйга тиеп булмый, безнең аның белән засадаларда торган бар, ул ышанычлы кеше”, – дип китеп бардылар...
Хокук сагында торучыларның өндә дә, төштә дә минем тирәдә йөрүләре юкка түгел. Алар минем “почти” коллегалар да әле. Мин узган гасырның сиксәненче елларында район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлегенең штаттан тыш хезмәткәре идем. Корал бирмәсәләр дә, таныклыгы бар иде. Засадаларда да торырга, бүре капкыннары белән караклар аулап йөрергә дә туры килде.
...Бервакытны олы юл өстендәге Иске Чүриле, Чулпан, Кәдрәк, Кәче авылларында кибетләрне басулар булып алды. Милиция хезмәткәрләренә бурларны тоту өчен шактый тир түгәргә туры килде.
Беркөн җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Иван Гафуров: “Килеп кит әле!” – дип шалтыратты. Бик тыгыз элемтәдә эшли идек без ул елларда бүлек хезмәткәрләре белән. Тиз генә шунда йөгердем. “Сиңа да язарга кызыклы булыр, Иске Чүриледә тагын кибет басканнар. Бер кешенең тимер юл буендагы посадкага кереп киткәнен күргәннәр. Хәзер бөтен состав белән шуны ауларга барабыз”, – диде Иван Мөбарәкович.
Посадка буена төшеп бастык. Иван миңа бер юан тәпәч тоттырды: “Син арттарак калып бар, ул коралланган булырга мөмкин”, – дип инструктаж бирде. Тезелешеп кереп киттек посадкага, бик куе, ерактан бернәрсә күрә торган түгел. Шактый аралар үткәч: “Җыелырга!” – дигән сигнал булды. Куелыкта яхшылап яшерелгән шалаш тапканнар икән. Эче кибеттән урланган товарлар белән тулы. Башка эзләп йөрмәскә, чиратлап засада оештырырга дигән карарга килделәр. Чөнки мондый байлыкны алырга барыбер киләчәк алар. Тик кайчан киләчәкләрен язып калдырмаганнар. Бәлки бер көн, бер атна, бер ай көтәргә туры килер...
Хөрмәтле газета укучылар! Дәвамын сез дә газетаның киләсе җомга саны килгәнче көтеп торыгыз инде.