Бактың исә, андый урам бар икән бит. Безгә бу турыда “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов хәбәр итте. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовна бу турыдагы карарның күчермәсен дә җибәрде. Зур Бирәзә авылындагы күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләрдә яңа төзеләчәк урамнарга Владимир Кувин, Ринат Фазлыйәхмәтов исемнәре дә бирелгән.
Яңа урамдагы йортларда балалар да күп булачак. Владимир Иванович балаларны бик ярата, оста хирург кына түгел, акушер да иде әле ул. Авыр очракларда ярдәмгә аны чакыралар иде.