Эш бирүчеләр булгач, эш урыннары да җитәрлек. Аннан сайлау мөмкинлеге бар, кайда әйбәтрәк түлиләр, шуңа баралар. Инвесторлар ярдәме белән 320 ветеранга бүләкләр әзерләнгән.
Пай җиренең бер гектарына бер мең сум түләүче дә бар. Кимрәк түләүчеләрдән зарланып та алдылар.
“Нива” ширкәте җитәкчесе Алмаз Шәрипов 600 гектар җиребез бар, эшкә ашкынып торучылар аз, диде. Бу хуҗалыкта сөт тә җыялар, катнаш азык та әзерлиләр. Уртача хезмәт хакы 25 мең сум чамасы. Сыер савучылар 30–40 мең сум ала. “Бер күгәрек кадак та калмаган, буш урынга килдек без”, – ди җитәкче.
Субаш Атылар авылда кибет булмаудан зарланды. Район башлыгы Илшат Нуриев тиеш-
ле хезмәтләр җитәкчеләренә бу мәсьәләне өйрәнергә, автолавканы халыкка уңайлы итеп китертергә кушты.
Район башлыгы башка сорауларга да җавап бирде.
Ильяс СӘХӘПОВ