– Алмаз Габдуллаҗанович безнең күңелләрдә искиткеч тырыш, инициативалы, яхшы күңелле кеше буларак саклана. Ул бик күп яңа проектларның башында торды. Алар безнең хезмәттә әле дә киң кулланыла, бу тәҗрибәне хәтта башка төбәкләрдән дә килеп өйрәнәләр, – диде Росреестрның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Уен үзәк идарә һәм аның районнардагы бүлекчәләре җыелма командалары арасында узды. Символик алка ташлауны мәрхүмнең әтисе Габдуллаҗан ага башкарды. Ул бу чараны оештыручыларга, улының хезмәттәшләренә, Алмазны шулай зурлап искә алулары өчен, олы рәхмәтен җиткерде.
Командалар составында офис хезмәткәрләре генә булуга карамастан, уен бик кызык, киеренке булды. Ике якның да уенчылары бөтен көчләрен биреп азарт белән уйнадылар. Аз гына өстенлек белән үзәк идарә хезмәткәрләре җиңүгә иреште – (6 : 4 ).
Алмаз Габдуллаҗан улы Миннекәев узган ел 6 февральдә юл һәлакәтендә һәлак булды. Ул озак еллар Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Соңрак Биектау районындагы “Бөреле” ширкәтен җитәкләде, аннары “Арчабаш” ширкәтенә нигез салучы булды.
Исрафил Насыйбуллин
Бу чарадан фото-видеорепортажны безнең arskmedia.ru сайтыннан карый аласыз