Разия әби Шурабаш авылында туган. Аңа тормыш авырлыкларын яшьтән татырга туры килә.
1952 елда Фәрит Вәлиевка кияүгә чыга. Хисапчы, кассир, терлекче булып эшли. 1968 елдан лаеклы ялга чыкканчы почтальон була. Хат ташучының сумкасы бик авыр еллар бу: “Азат хатын” журналы гына да 68 данә килә иде”, – диләр кызлары.
Алар биш кыз үстерәләр. Хәзер 10 оныклары, 16 оныкчыклары бар. Фәрит абый гына 2002 елда үлеп киткән.
Ильяс Фәттахов