Урта Аты авылында яшәүче Салиха Әскәровага 90 яшь! Аны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов.

2020 елның 14 феврале, җомга

Ишекне ачып  керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбиебезгә сокланып карап утырдык.

Салиха Хәким кызы Арча районының Әрнәш авылында дөньяга килә. 12 яшеннән “8 Март” колхозында хезмәт куя. Тегүче булып та эшли. 1968 елда Гайсә исемле егет белән гаилә корып, Урта Аты авылында яши башлыйлар.

52 яшендә ялгызы калып, ике улын берүзе тәрбияли. Бик яратып сөйли ул уллары Илһам һәм Хәмзә турында. Бүген улы Илһам белән яши. Салиха апа тыл һәм хезмәт ветераны. Сугыш елларындагы хезмәте өчен һәм юбилей уңаеннан бирелгән медальләре бар.

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International