Газетабыз битләрендә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар исемлеге басылып чыга башлагач, безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә табылды. “Якыннарыбызның фамилияләрен күрмәдек, өстәмә исемлек юкмы сездә?” – дип сорый кайберләре.

2020 елның 14 феврале, җомга

Шуларның берсе Арчадан Рәшит Гарипов. Чиканаста туып-үскән. 64 яшендә. Әнисенең хәбәрсез югалган әтисе турында мәгълүмат беләсе килә.

– Әтинең әтисе Суслонгерда булган, шуннан кайтып вафат булды. Ә менә әнинең әтисе турында бернинди хәбәр юк. Хәйруллин Шәмси исемле ул. Шәмсемөхәммәт булуы да бар. Өтнә авылыннан. Саратовка чыгып киткән. 1941 елда ук. Кайсы частька эләккәне билгеле түгел. Әни вафат инде. Аның сеңлесе Йошкар-Олада яши. Гомер буе әтисен эзләде. Хатларын да алып китте. Тик хәзер үзенең дә хәтере юк инде. Хатларны кая куйганын да белми. Кемдер кайтып әйткән. Үзебезнең районнан. “Үлгәнен күрдем. Бергә идек”, – дигән. Моны ишетеп барысы да елаша башлаганнар. Ул кеше Яңасаланыкымы, Наласаныкымы – төгәл хәтерләмиләр. Шундый хәбәр килеп ирешсә дә, барыбер гомер буе көттеләр. Үзем исән чагында эзләүне дәвам итәсем килә. Кая күмелгәнен булса да беләсе иде, – диде ул.

 

 

Ислам Минһаҗев Арчада яши. Әнисе Өчиледән. Әнисе ягыннан әбисенең бертуганнарын эзли.

Бер гаиләдән өч бертуган сугышка чыгып киткән. Ананың йөрәге ничек түзгәндер. Исән-сау кайтсалар  бер хәл, аларның өчесе дә һәлак булганнар, әмма кайда икәне билгесез.

– Бер-бер артлы “һәлак булганнар” дигән хәбәр алгач, әниләре кайгыдан елый- елый сукырайган. Шулай да ул аларны соңгы сулышына кадәр көтте, – диде Ислам.

Әзмәвердәй өч улыңны сугышка җибәр дә, үзләре урынына кәгазь кисәге генә ал әле. Ананың нинди халәттә булуын үз башына төшмәгән кеше аңлый алмый. Андый хәсрәтне бер анага да кичерергә язмасын. 

– Апалар соравы буенча да, үземнең дә шундый теләгем бар иде, аларның кайда һәлак булганнары я булмаса, югалганнары хакында беләсем килде. Эзләмәгән урыным калмады инде. Бөтен сайтларны актарып чыктым. “Мемориал” дигән сайттан берсен – Сәхәби Минһаҗевны таптым. Ул 1909 елгы. 1941 елның июль аенда сугышка киткән. 1945 елның 1 мартында, сугыш тәмамланырга ике ай калгач, Калининград тирәсендә һәлак булган. “21нче аерым электротехник ротада электромонтер” дигәннәр аның турында. Күрсәткән батырлык- лары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе, аның нәрсә өчен бирелүе турында да мәгълүмат бар. Ә  Нурислам һәм Гаптелнур Минһаҗевлар хакында бернәрсә дә таба алмыйм. Нурис-

лам абый 1941 елның сентябрендә 25 яшендә фронтка китә. 1942 елның мартында әнисенә өчпочмаклы “кара” кәгазь килә. Гаптелнур абый сугышка киткәндә аңа бары 18 яшь кенә була. 1943 елның февралендә чакырыла, шул ук елның декабрендә юк та була. Кайда, ничек, чыннан да һәлак булганнармы, әллә хәбәрсез югалганнармы – бернинди мәгълүмат юк, – диде Ислам Минһаҗев.

Ул да газетада чыгып барган исемлекне укып, тагын яңа фамилияләр өстәлмәдеме, анда Нурис-

лам һәм Гаптелнур Минһаҗевлар юкмы икән, дип килгән. Кызганыч, андый фамилияләр очрамады. Шулай ук Рәшит Гарипов эзләгән Хәйруллин Шәмси исеме дә күзгә чалынмады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел мөмкин булган кадәр күбрәк кешеләрнең язмышын ачыклау бурычын куйды. Иң беренче бу эш безнең районнан башланды.

 

 

Сугыш вакытында хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләргә анкета тутырып Арча педагогика көллиятендә эшләүче Илһам Борһанович Низаметдиновка тапшырырга кирәк. Бер хезмәттәшебезнең сугышта хәбәрсез югалган ике туганын ике көн эчендә табып бирделәр.

Әлеге анкеталарны “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә дә китерергә була. Монда килүчеләргә анкетаны тутырырга үзебез дә ярдәм итәрбез.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International