Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тарихыңны беләсеңме, якташ?
2012 елның 30 ноябре, җомга
Тарихыңны беләсеңме, якташ?
Тарихыңны, халкыңның үткәнен музейлардагы экспонатлар сөйли. Әгәр телләре булса, үткән еллар турында алар ниләр бәян итәрләр иде икән? Арча җирлегендә үткән еллар хатирәләрен саклаучы музейлар аз түгел. Өч ел элек “Казан арты” тарих–этнография музее ачылды. Аз гына вакыт эчендә музей шактый кунаклар кабул итте. Музейның эшчәнлеге, яшәеше турында директор Ришат Камалов белән әңгәмә кордык.
— Музей экспозициясендә Казан арты, Арча ягы татарларының тарихы, мәдәнияте, гореф–гадәтләре чагыла. Мондый музейның Арчада булуы зур горурлык. Бу мөһим вакыйганың башында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров торуын әйтеп үтәсе килә, — диде ул.
— Күргәнебезчә, музей экспонатларга бик бай.
— Алар район халкы белән берлектә җыелды. Аеруча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинованың, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, оешма җитәкчеләренең өлеше зур булды. Рәссам Рабис Сәлахов экспонатларны барлауда, райондашыбыз, Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко музейны оештыруда ярдәм итте. Бүгенге көндә 10000нән артык экспонат бар. Фондыбыз һаман тулыланып тора. Быел җәй музей хезмәткәрләре район мәдәният идарәсе ярдәме белән авылларга экспедициягә чыкты. Ә андый экспедицияләр республикада өч кенә музейда эшләп килә. Чыгуыбыз файдага булды: шактый экспонат, хәтта кулъязма китаплар да табуга ирештек. Киләчәктә экспедицияләр дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Быел музейда “Шүрәле һәм мин”, “Дөнья күбәләкләре” дигән күргәзмәләр, фәнни конференцияләр узды. Киләчәктә алар тагын планлаштырыла.
Музейның фондтагы экспонатлар саклагычында күпме байлык: тәрәзә йөзлекләре, кашага, сепаратор, бала арбасы, агачтан ясалган юл сумкасы һ.б. Узган ел музейга 4000гә якын кеше сәяхәт кылган, ә быел Әтнә, Саба, Балтач районнарыннан да килгәннәр. Бирегә өйләнешүче яшь парлар да сәяхәт кылып, фотога төшеп истәлекле мизгелләрен тарихта калдыралар. Музей хезмәткәрләре андыйларның саны артуын, яшьләребезнең тарихка битараф булмавын тели. Музейда 11 хезмәткәр эшли, техник хезмәткәрләрдән кала, һәммәсе югары белемле. Гидлар татар, рус, инглиз, немец телләрендә сөйли.
Тузанга баткан тарихта казыну, алып килгән әйберләр-не юып, чистартып рәткә китерү күп тырышлык таләп итә. Районда бәйрәмнәр уздыруда да (аеруча тарихи даталарда) катнаша музейда эшләүчеләр. Яңа ел бәйрәмнәрен дә кызыклы, үзенчәлекле, балалар күңеленә керә торган итеп үткәрәләр.
— Гел булышып торган өчен район хакимиятенә, башкарма комитетка, мәдәният идарәсенә зур рәхмәт. Нигездә, без район мәгариф, социаль яклау идарәләре, мәктәпләр, ветераннар белән эшлибез, ветеран Гайшә Якупова, музейга үз куллары белән чиккән күпме әйбер бүләк итте. Район күләмендә “Чорма” операциясе игълан иттек, район халкы үзләренә кирәкмәгән әйберләрне, борынгы җәүһәрләребезне чыгарып ташламыйча безгә китерсеннәр иде, — ди директор.
Музейның туган көне хөрмәтенә 6, 7 декабрьдә Ачык ишекләр көне үткәрелә һәм теләгән һәркем килеп музейны күреп китә ала. Планнары зурдан музей хезмәткәрләренең: декабрьдән башлап Арча җирлегеннән чыккан иҗат әһелләрен чакырып иҗади кичәләр оештыра башлаячаклар.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз