Яучыларсыз булмас, ахрысы

2012 елның 30 ноябре, җомга
Яучыларсыз булмас, ахрысы...
Так яралмасаң, так калмыйсың, дигәннәр өлкәннәр. Тик мәхәббәт, гаилә кору өлкәсендә дә хәзер ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел.
“Нигә өйләнмәдең?” — дигәнгә каршы егетләр җайлы гына: “Кызлар юк, бар да шәһәргә китү ягын карый”, — дип җавап бирәләр. Җибәрмә, анда да алтыннан төрелгән кияүләр көтеп тормаганын, авылда да менә дигән итеп яшәп булачагын сүз белән дә, яраттырырга мәҗбүр иткән гамәлләрең белән дә төшендер. Аннан нигә әле яучылап карамаска? Элек егет белән кыз бер-берсен күрмәгән дә, яучы гына үзләрен кавыштырган, ә ничек матур яшәгәннәр.
Яучы дигәннән... Арча районында бүгенге көнгә 30 яшьтән 55 яшькәчә 600дән артык буйдак егет, 300гә якын кияүгә чыкмаган кыз бар.
Күптән түгел Яңа Кенәр мәдәният йортында “Яучылар” дигән очраштыру, таныштыру, кавыштыру кичәсе булды.
— Районда гаиләсез егетләр һәм кызларның күп булуына борчылып йөргән район башлыгы Алмас Назиров тәкъдиме белән шундый чара оештырып карарга булдык, — диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Фатыйхова. — Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә моны күтәреп алдылар һәм ярдәмгә килделәр. Яучыларын да таптык.
Егетләр ягыннан яучылар булып ул көнне Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, Урта Курса мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Зәйнетдинова, Сеҗе мәдәният йорты җитәкчесе Рәсимә Шиһабиева, кызлар ягыннан Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов һәм Шурабаштан Әгъзәм Гайфуллин катнашты.
Ялгызлыктан арып, мәхәббәтләрен табарга өметләнеп килгән буйдак егетләр һәм ялгыз кызларны кичәне алып баручы сәхнәгә чакырды, аларга сораулар бирде, теләкләрен җиткерде. Аннан сүзне яучылар алды.
— Безнең авыл җирлегендә (14 авыл керә) 40тан артык өйләнмәгән егет һәм 10лап кияүгә чыкмаган кыз бар. Ике егетебез бүген биредә, — диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина.
Ринат (исемнәре үзгәртелде) өч апасы кияүгә киткәннән соң төпчек бала буларак әнисен ялгыз итмәс өчен авылда калган. Тырыш, булган егет, эчү белән мавыкмый, матур җырлый. Әмма ялгызы. Үзе дә гомерлек парын табарга тели, аннан да бигрәк әнисе улын башлы-күзле итү турында хыяллана.
Алмаз Казандагы эшен ташлап, әнисенә терәк булырга дип туган авылына кайткан. Хәзер әнисе белән бергә яши, яңа йорт җиткезеп чыккан. Озын буйлы, чибәр, уен-көлкеле бу егетнең дә теләге парлы булу.
Җәүдәт ялгыз көн күрә. Мал-туар, кош-корт асрый. Хатын-кыз эшеннән дә авырыксынмый. Авылдашлары ярдәмчеллеге, кешелеклелеге өчен үзен хөрмәт итә.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Айдар барын да булдыра. Тормышлары да җитеш.
Кызлар да сер бирә торганнардан түгел, күз тимәсен, берсеннән-берсе күркәм, уңган, өлгер.
Ләйсән бәйли, тегә, чигә.
Чулпан үз эшенең остасы. Балаларны бик ярата.
— Мактаулы, һәрьяктан булган кызларыбызны бер дә читкә җибәрәсе килми. Үзебезгә дә кирәк бит алар. Безнең якта да өйләнмәгән 50ләп егет бар. Авызларыннан өзеп диярлек алып килдек кызларыбызны, — диде кызлар ягыннан яучы Әгъзәм Гайфуллин. — Әмма алар бүген насыйп ярларын табып, бәхетле булсалар, без сөенер генә идек.
Галия җитез, уңган, тырыш. 8 балалы гаиләдә үскән, тормыш үзен төрле яктан сынаган.
Ания 5 балалы гаиләдән, төпчек кыз, авылда яши.
Бу көнне кичә бик мавыктыргыч һәм күңелле барды. Сәхнәдәгеләр бер-берсе белән сорау-җаваплар, күз карашлары аша аралаштылар, таныштылар, парлап, бергәләп уеннарда катнаштылар, вальс әйләнделәр. Ринат җырлады, Чулпан белән Ләйсән биеде. Кызлар егетләрне өйдә пешереп алып килгән тәм-томнарыннан авыз иттерделәр. Кайсы кызның кемгә пар килүен тамашачылар да шәйләп алды, яучылар да үз фикерен әйтте. Ә менә алар үзләре кемне сайлады? Кызлар һәм егетләр парлашып чыккач, халык гөрләтеп кул чапты. Фикерләр охшаш булган өчен генә түгел, егет һәм кызларның чыннан да бер-берсенә пар килүләре сокландырды. Ринат Анияне, Алмаз Ләйсәнне, Айдар Чулпанны, Җәүдәт Галияне сайлады.
Парларга соңыннан истәлеккә парлы чынаяклар тапшырылды. Расих Галимҗанов үзләренә “Әле ярый син бар дөньяда” дигән җырын бүләк итте.
Соңыннан сорауларымны әзерләп әлеге егетләр һәм кызлар янына сәхнә артына үттем. Җәүдәт белән Галия бик матур серләшәләр иде, борчымадым. Ә менә Чулпан белән Ләйсәннең ни уйлауларын белә алдым.
— Миңа башта ук Айдар ошады. Төпле фикерле, тормыш итәргә яраклы кешегә ошаган. Әмма бер күрүдән генә нәрсәдер кистереп әйтеп булмый. Аралашырга, сөйләшергә кирәк, – диде Чулпан.
— Миңа да башта Айдар ошаган иде. Әмма кичә ахырына таба фикерем үзгәрде, Алмазга тукталырга булдым, — диде Ләйсән.
— Ә мин кешегә озак ияләшәм. Шуңа әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. Аралашыйк, бер-беребезне белик, аннан күз күрер, — дип җавап бирде Айдар.
Әйе, бу кичә нәкъ менә буйдак егетләр һәм ялгыз кызларны очраштыру, таныштыру өчен иде. Бүген биредә төрле төбәктә яшәүче, төрле урында эшләүче, төрле белемле кешеләр очрашты. Шулар арасыннан бер генә пар кавышса да, файда булыр иде.
— Бер кичә белән генә тукталып калмыйбыз әле. Шундый ук чаралар башка урыннарда да оештырылачак, — диде район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Флера Моратова. — Башлангычы матур. Нәтиҗәсе дә булсын иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International