Активрак булырга

2012 елның 30 ноябре, җомга
Активрак булырга
Әңгәмәдәшебез — район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев.
— Иртәгә — 1 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге башлана. Альберт Миннегулович, Сез мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән дә эш алып барасыз, аларга кагылган мәсьәләләрне күз уңында тотасыз.
— Районда алар барысы 8323 кеше, шуларның 268е балалар. Ышанып әйтә алам, елдан-ел инвалидларга игътибар арта бара. Үз проблемаларыңа бикләнеп, өйдә генә утыру — сәламәт булмаган кешегә авыр сынау. Аларны, мөмкинлекләренә карап, өйләрдән чыгарырга, эш, шөгыль белән тәэмин итәргә, ял йортларына, шифаханә, тернәкләндерү үзәкләренә җибәрергә кирәк. Бу юнәлештә эш алып барыла. Быел 148 кеше шифаханә һәм ял йортларында дәва, шифа алып кайтты. Бушка 43 коляска (бәясе 14 мең сум) бирелде. Әле тагын 13е кайтасы. Коляска сорап гариза язучыларның үтенече тулысынча канәгатьләндерелә. Мәшгульлек үзәге аша мәктәп яшендәге 16 инвалид бала җәйге каникулда эш белән тәэмин ителде. 33 инвалид мәшгульлек үзәгендә эшсезләр арасында исәптә тора. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә эшкә урнашуы кыен. Бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен республикада махсус программа эшләнде. Инвалидны эшкә алган оешма, учреждение, предприятиеләргә дәүләт бюджетыннан акча бирелә. Программа кысаларында быел 3 инвалид эшкә урнашты.
— Хөкүмәтебез тулы хокуклы, тулы кыйммәтле кеше итеп хис итә алсыннар өчен мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, махсус программа эшләде. Ул ничек тормышка ашырыла?
— Әлеге программаның үтәлешен муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, башкарма комитет һәрдаим контрольдә тота. Программаның максаты — инвалидларга барлык социаль объектларга (хастаханә, поликлиника, халыкны социаль яклау идарәсе, мәктәп, китапханә, мәдәният йортлары һ.б.), үзе яшәгән йортка керә-чыга, тиешле катка күтәрелә яки беренче катта гына үзенә тиешле хезмәтне ала алырлык мөмкинлекләр тудыру. Районда бу юнәлештә эш алып барыла, барысы да күз алдында. Күптән түгел үткәрелгән утырышта әлеге программаның үтәлешенә җентекле анализ ясалды һәм тиешле карар кабул ителде.
— Сезне борчыган проблемалар?
— Мөмкинлекләре чикләнгәннәр кая гына мөрәҗәгать итсә дә, аларга тиешле игътибар күрсәтелсен иде. Игътибар җитми. Әмма алга таба адымнар сизелә. Яхшы хәтерлим, 1984 елда Германиядә булдым. Коляскалы инвалидларны шактый күрергә туры килде, шул вакытта бу илдә инвалидлар күп икән, дигән фикергә килгән идем. Соңыннан аңладым, аларга урамга чыгарга, теге яки бу бинага үтү-чыгу мөмкинлекләре тудырылган икән. Хәзер бу мәсьәлә бездә дә уңай хәл ителә башлады.
— Күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Төрлесе бар. Авыл җирендә кемгәдер телефон элемтәсе кирәк, кемнеңдер йорты яныннан ук электр линиясе үтә, кемдер бушка дару ала, торак мәсьәләсен уңай хәл итә алмый һ.б. Әлбәттә, хәлдән килгәнчә булышабыз. Без бит дәүләт оешмасы түгел, хөкүмәт тарафыннан нәрсә каралган — шуны тормышка ашырырга ярдәм итәбез, җаваплы оешмалар белән сөйләшәбез, аңлашабыз, сорауны уңай хәл итәргә тырышабыз.
— Адресыгыз.
— Мәрхәмәтлек үзәге, телефон: 3–28–45.
— Теләкләрегез.
— Активрак булырга. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, билгеле бер үҗәтлек белән максатчан, кызыклы тормыш белән яшәргә омтылырга кирәк. Уңай мисаллар бик күп.
— Әйе, сәламәт булып та, гарип тормыш рәвеше алып барган адәмнәр җир йөзендә җитәрлек. Мөмкинлекләр чикләнгән булу әле ул күңел гариплеге түгел. Иң мөһиме шул.
Р.САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International