Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңалыклар
2012 елның 30 ноябре, җомга
Яңалыклар
ТАТАРСТАНДА 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге була. Барлык шәһәр, район, авылларда төрле чаралар үткәреләчәк. Шул уңайдан ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова журналистлар белән очрашты. “Инвалидларның ничек яшәве турында җәмәгатьчелек уйлансын иде”, — дип башлады ул чыгышын. Ункөнлекнең җыр-биюгә генә кайтып калмыйча, түгәрәк өстәлләр артында проблемалар турында сөйләшүләр белән үтәргә тиешлеге турында басым ясап әйтте ул. Быел программалар кысаларында нәрсә эшләнгән һәм эшләнәчәк, нинди нәтиҗәләр бар — сөйләшү өчен җирлек зур. Гомумән, ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибар булырга тиеш.
5 ДЕКАБРЬДӘ “Арча” балалар-яшүсмерләр мәктәбендә Инвалидлар көне уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада була. Ярышлар шашка, шахмат, дартс, өстәл теннисы һәм өстәл хоккее буенча үтәчәк.
10 сәгатьтә башлана.
ЧИРАТЛАРНЫ КИМЕТҮ МАКСАТЫННАН Арча үзәк район хастаханәсенең олылар поликлиникасында авыруларны кабул итү тәртибе үзгәрә: авылларда яшәүчеләр иртәнге 7 сәгать 30 минуттан 10 сәгатькә кадәр (кулларында фельдшер юлламасы булырга тиеш), шәһәрдә яшәүчеләр 10 сәгать 15 минуттан 12 сәгатькә кадәр кабул ителә. Ташламалы даруларга рецепт 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр бирелә, документлар тутыру, белешмәләр бирү 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр башкарыла. Табиблар талон буенча кабул итә. Аларга 3–16–03 телефоны буенча язылырга (язылу бер атнага) мөмкин. Графикны саклау халыкның үзе өчен уңай.
Габдулла Тукай исемен-дәге Ашытбаш урта мәктәбе укучылары, “ Татарстан — Яңа гасыр” телеканалында уза торган “Тамчы-шоу” интеллектуаль телевизион уенында катнашып, беренче урынны яулап кайттылар. Алар, Кукмараның Түбән Өскебаш урта мәктәбе укучылары белән көч сынашып, зирәклекләре, тапкырлыклары ярдәмендә җиңүгә иреште. Киләчәктә тормышның һәр өлкәсендә зур уңышларга ирешергә язсын үзләренә. Ә алар катнашындагы уенны телеэкранда 2013 елның гыйнвар аенда күрергә мөмкин булачак.
“Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Күңелле дельфиннар” спорт бәйгесе узды. Анда Арча балалар тернәкләндерү үзәгеннән 20 кеше катнашты. Унысы бик актив җанатар булса, калганнары “Крабы” һәм “Экстрим” командаларына бүленеп үзара көч сынашты. 10–14 яшьлек малайлар һәм кызлар “Туплар белән эстафета”, “Диңгез капитаннары сугышы, “Диңгез уңышын җыю” һәм башка күңелле уеннарда активлык күрсәттеләр. Соңыннан әлеге спорт чарасында катнашучыларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Арча Укучылар сараенда “Тукай якташы” әдәби бер-ләшмәсе (җитәкчесе Зөлфирә Зарипова), “Нур” телерадио-станциясе (Дамир Таҗиев) яшь журналистлары “Татарстан — Яңа гасыр” телевидениесе журналисты Луиза Закирова белән очрашты. Луиза Закирова әле яңа каләмнәрен тибрәндерүче, эфирга чыгучы яшь дусларына эшлекле киңәшләрен, сорауларына җаваплар бирде, осталык классы үткәрде, хезмәтләрен бәяләде, хаталарын күрсәтте, тәкъдимнәр кертте.
2013 елның 1 гыйнварыннан 171-ФЗ номерлы 1995 елның 22 ноябрендә чыккан “Алкоголь продукциясен куллануны чикләү һәм составында алкоголь һәм спирт булган продукция, этил спирты әйләнешен һәм җитештерүне дәүләт көйләве турында”гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр: 2010 елның 22 гыйнварында чыккан 80-ЗРТ номерлы ТР Законы нигезендә Татарстан Республикасы буенча төнге вакытта (22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр) барлык төр алкоголь продукциясе кебек үк сыра сатуны, стационар булмаган сәүдә нокталарында (киосклар, җәйге чатырлар) сыраны ваклап сатуны тыю үз көченә керә.
Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз