Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Түли алганнарга тапшырыгыз
2012 елның 30 ноябре, җомга
Түли алганнарга тапшырыгыз
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина менә инде өченче тапкыр халыктан җыйган сөт өчен түләнмәгән акчаларны түләттерү турында киңәшмә үткәрде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк — беренчесендә зал тулы булса, монысында “штрафчы”ларның сафы сирәкләнгән иде. Тамчы тама торгач ташны да тишә шул...
— Түләнмәгән акча 12 миллион сумга җиткән иде, — диде Любовь Михайловна. — Хәзер 2 млн. сумга якын, әмма бу да зур сан, кешеләр моның өчен сезне, безне сүгә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов 24 ноябрьгә булган мәгълүматлар белән таныштыра. Апаз авыл җирлегенә кергән авылларда 466 сыер бар. Бер литр сөтнең бәясе — 11 сум 70 тиен. Сөт җыючылар М.Газизов, Р.Гарифуллин, Г.Шәрипова, Р.Фатыйховның кешеләргә бурычы юк. Сөтне Әтнә сөт комбинатына тапшыралар.
Кәче авыл җирлегендә 149 сыер, бер литр сөтнең бәясе 10 сум 80 тиен. Сөт җыючы В.Фазылҗанованың Арча сөт комбинатыннан 220 мең сум аласы бар, халык алдында бурычы юк.
Наласа авыл җирлегендә 170 сыер, бер литр сөткә 10 сум 50 тиен түлиләр. “Союз” кооперативы җыя, халыкка 150 мең сум бурычлы, комбинаттан 190 мең аласы бар. Хәзер сөтне Әтнә комбинатына тапшыралар.
Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларда 564 сыер исәпләнә. Сөтнең литрын 11 сумнан җыялар. Сөт җыючылар бишәү. С.Мәгъсүмов, Ф.Һадиева — “Аргамак”, Р.Сибгатуллин “Эталон” ширкәтләренә тапшыралар, аласылары да, халыкка бирәселәре дә юк. Х.Заһидуллинның Арча сөт комбинатыннан 165,5 мең сум аласы, шуның кадәр үк халыкка бирәсе бар. Соңгы вакытта сөтне Әтнәгә тапшыра, исәп-хисапны вакытында ясап бара. В.Излановның Арча сөт комбинатыннан 97 мең сум аласы, халыкка шуның кадәр бурычы бар. Сөтне Әтнәгә тапшыра башлагач түләү тәртипкә салынган.
Яңа Кишет авыл җирлегендә 340 сыер бар. Р. Мортазина сөтне литрын 11 сумнан җыеп Әтнәгә тапшыра. И.Шакиров (үзе 9 сыер асрый) күрше-тирәләрнекен дә җыеп Казанга алып барып сата, литрына 20 сум түли. Икесенең дә бурычлары юк.
Яңа Кырлай авыл җирлегендә 423 сыер бар. Г.Хәйретдинов белән М.Газизов сөтне литрын 10 сумнан җыеп “Касыйм” ширкәтенә тапшыралар, бурычлары юк.
Сеҗе авыл җирлегендә 460 сыер исәпләнә. Сөтне литрын 11 сумнан җыялар. М.Әхәтованың Арча сөт комбинатыннан 100 мең сум аласы бар, халыкка бурычы юк. Хәзер сөтне Түбән Атыга Җәүдәт Әхмәтхановка тапшыра, исәп-хисапны ясап бара. Ф.Хаҗиев “Аргамак” ширкәтенә тапшыра, бурычы юк.
Урта Аты авыл җирлегендә 225 сыер бар. Сөтне шәхси эшмәкәрләр Г.Садриев (Әтнә сөт комбинатына тапшыра), Җәүдәт Әхмәтханов, Шиһабеддинов крестьян-фермер хуҗалыгы (“Огары Ослан” агрофирмасына тапшыра) литрын 10 сумнан җыялар. Бурычлары юк.
Урта Курса авыл җирлегендә 291 сыер исәпләнә. Сөтне Р.Гайнетдинов (шәхси эшмәкәр Гайнетдиновка тапшыра), Ф.Хаҗиев (“Аргамак” ширкәтенә тапшыра) җыя. Литрына 11 сум 50 тиен түлиләр, бурычлары юк.
Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларда 198 сыер исәпләнә. Сөтне халык литрын 30 сумнан үзе сата.
Ташкичү авыл җирлегендә 565 сыер исәпләнә. Сөтне биш кеше җыя. Я.Хәбибрахманованың Арча сөт комбинатыннан 42 мең сум аласы бар, халыкка бурычы юк, сөтне Әтнәгә тапшыра башлаган. Р.Фәйзрахманов Балтач, Әтнә сөт комбинатларына илтә, бурычы юк. Р.Мортазина Әтнәгә тапшыра, аласы да, бирәсе дә юк. Ф.Гайнуллинның Арча сөт комбинатыннан 350 мең сум аласы, халыкка шуның кадәр үк бирәсе бар, соңгы вакытта Әтнәгә илтә. Р.Сибгатуллин Әтнәгә тапшыра, бурычы юк. Литрын 10 сум 50 тиеннән җыялар.
Үрнәк авыл җирлегендә 556 сыер бар. В.Гарифуллин, Д.Шиһабетдинов Арча сөт комбинатына тапшыралар. Тагын Җәүдәт Әхмәтханов җыя. Литры 11 сум, бурычлары юк.
Утар Аты авыл җирлегендә 310 сыер исәпләнә. З.Габделнуров Арча сөт комбинатына һәм шәхси эшмәкәр Җәүдәт Әхмәтхановка тапшыра. Беренчесе буенча бурычлары юк, икенчесеннән 160 мең сум аласы һәм халыкка шуның кадәр бирәсе бар. Шәхси эшмәкәр Җәүдәт Әхмәтхановның “ТК АТФ” оешмасыннан 56 мең сум аласы, шуның кадәр халыкка бирәсе бар. “Союз” кооперативы “Содружество” ширкәтенә тапшыра, 15 мең сум аласы һәм шуның кадәр халыкка әҗәте бар. Сөтнең литрын 12 сумнан җыялар.
Шушмабаш авыл җирлегендә 458 сыер исәпләнә. М.Каюмов — “Агроснаб” ширкәтенә, Л.Минһаҗева Казан сөт комбинатына тапшыралар. Бурычлары юк, сөтнең литры 11 сум.
Яңасала авыл җирлегендә 93 сыер бар. В.Фазылҗанова Арча сөт комбинатына тапшыра, бурычы юк, сөтнең литры 10 сум 80 тиен.
Күргәнебезчә, Арча сөт комбинаты халыкка һаман да бурычлы булып кала. Аның яңа җитәкчесе киңәшмәгә килергә вакыт тапмаса да, әҗәтләрне шушы атнада түләп бетерәбез, дигән хәбәр җибәргән. Димәк, озак көтәсе калмады.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз