2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ярышлар.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә Буада 2008-2009 нчы елны туган кызлар һәм малайлар арасында волейбол буенча ярыш узды. Турнирда барлыгы 4 команда кызлар, 4 команда малайлар көч сынашты. "Арча" спорт мәктәбенең җыелма командалары да бу ярышларда катнаштылар. Кызлар командасы барлык көндәшләрен дэ жиңеп беренче урынны алдылар. Команда составында Яна Кенәр, Иске Чүриле һәм Кәче мэктэпләре кызлары уйнадылар. Малайлар командасы 2 нче урынны яулады, 1нче урында хуҗалар - Буа командасы. Малайлар командасы составында Иске Чүриле һәм Кәче мәктәпләре укучылары уйнадылар. Командаларның тренерлары: Ахметов Т.Х., Сафин Р.И., Гатауллин Н.Ш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International