2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Мәдәни код» урам сәнгате фестивале үткәрү планлаштырыла

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

         Фестиваль кысаларында йорт фасадларында зур сәнгать эшләре ясау оештырылачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар уздырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында Россия төбәкләреннән урам сәнгате фестивальләрен уздыруга гаризалар кабул итү тәмамланды. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирү шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

         10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә фестиваль кысаларында креатив фестивальләр уздыру мәйданчыклары булачак өч шәһәрне сайлау өчен онлайн-тавыш бирү уза (https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International