Мәктәпләрдә укучыларны рациональ тукландыруны оештыру аларның сәламәтлеген сакларга һәм белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган төп факторларның берсе.
Әлбәттә, рациональ туклану баланың сәламәтлеген, йогышлы авыруларга һәм әйләнә-тирә мохитнең башка тискәре факторларына каршы торучанлыгын, белем алуга сәләтен формалаштыру өчен кирәкле шарт. Рациональ – ул ризыкта азык-төлек матдәләренең тиешле күләмдәге тупланмасы, ягъни балалар организмын үстерү һәм эшләтү өчен кирәкле аксым, май, углевод һәм микронутриент (витаминнар һәм минераллар) буенча балансланган ризык.
Балалар мәктәптә озак вакыт булалар, уку-укыту процессы бик киеренке, җитәрлек дәрәҗәдә ашамау яисә артык ашау йод, тимер, аксым һәм ферментлар җитмәү белән бәйле алимент авырулары килеп чыгуга китерергә, гипо - һәм авитаминоз башланырга мөмкин.
Укучыларның туклануын оештыруга карата таләпләр белем бирү учреждениеләрендә, ведомствога һәм милек рәвешенә бәйсез рәвештә, СанПин 2.4.5.5409-08 «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» дигән санитар кагыйдәләр белән билгеләнгән.
Белем бирү учреждениесендә укучыларны дөрес тукландыру өчен якынча меню, балаларның яшь ихтыяҗларын исәпкә алып, сезонлы, төп азык - төлек матдәләренең кирәкле саны һәм тәүлеклек рационы калориясе буенча 10-14 көнгә төзелә.
Мәктәпләрдә 1-11 сыйныф укучыларына кайнар ризык ашау мәҗбүри: 2 тапкыр (иртәнге һәм төшке аш яки төшке һәм төштән соңгы аш), 3 тапкыр-озайтылган көн төркемнәренә йөрүче укучылар (өстәмә иртәнге аш яки өстәмә төштән соңгы аш). Укучыларны тукландыру пешерү, парда пешерү, әкрен утта пешерү, духовкада пешерү кебек ризык әзерләүнең билгеле бер ысулларын куллануны күздә тоткан туклану принципларына туры килергә тиеш.
Хәзерге вакытта тормышыбызга азык-төлек сата торган аппаратлар күбрәк керә. Нәрсә ул вендинг аппараты?
Вендинг - автоматлаштырылган системалар (сәүдә автоматлары) ярдәмендә товарлар һәм хезмәтләр сату. Чыннан да, хәзер эчемлекләр, төрле тәм-томнарны аппаратлар аша сату бик киң кулланыла.
Белем бирү учреждениеләрендә андый автоматлар урнаштыру мөмкинме? Һәм ул максатка ярашлымы?
Вендинг автоматларын мәктәпләрдә урнаштырырга мөмкин, әмма кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алып. Алар турында операторларга, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә һәм ата-аналарга белергә кирәк.
Белем бирү учреждениеләрендә азык-төлек продуктларын сәүдә автоматлары аша үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысулы белән сату, продукцияне сату кагыйдәләрен үтәгәндә, санитар кагыйдәләр нигезендә башкарылырга тиеш. СанПиН 2.4.5.5409-08 “Гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр" нигезендә продукцияне саклау шартларын үтәгәндә, аппаратлар аша 350 мл.дан да артмаган савытта стерилизацияләнгән сөт һәм сөтле эчемлекләр, сок, нектар, 500 мл.дан артмаган шешәгә тутырылган эчә торган газсыз су сату рөхсәт ителә.
Сәүдә автоматлары аша сатыла торган азык-төлек продуктлары ассортиментының нигезен биологик кыйммәтле, алыштыргысыз азык-төлек матдәләре (витаминнар, минераль матдәләр, майлы кислоталар, аксым) белән баетылган азык продуктлары тәшкил итәргә тиеш.
Ягъни, норматив документлар таләпләренә җавап бирә торган, балалар туклануы өчен рөхсәт ителгән файдалы азык-төлек продуктлары. Һич тә чипсы, тозлы чикләвекләр, газлы эчемлекләр һ.б. сатылырга тиеш түгел.
Белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр өчен кайнар ризык мәҗбүри. Шуңа күрә ата-аналар да, балалар да аңларга тиеш, вендинг автоматлары аша туклану төп туклануны алмаштыра алмый.
Мәктәпләрдә туклану аппараты урнаштыру турында карар, ата-аналар һәм укучылар белән фикер алышканнан соң, коллегиаль рәвештә кабул ителергә тиеш.
Автоматларга тагын нинди таләпләр куела?
Вендинг автоматлары урнаштырганда, аларга продукциянең сыйфатын, яраклылык вакытын һәм саклау шартларын тикшереп тору буенча җаваплы белгеч беркетергә кирәк. Суыту системалары белән җиһазландырылмаган автоматларда продукция сату шартларына аерым контроль таләп ителә. Шулай ук сәүдә автоматын тиешле санитар халәттә тоту һәм чисталык өчен җаваплы затны да билгеләп куярга кирәк.
2020 елның 17 февраленнән 2020 елның 2 мартына кадәр белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча кайнар линия үткәрелә. Кайнар линия телефоны аша (3-18-22, 3-18-30) көн саен иртәнге 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, тәнәфес 12.00 -13.00) кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.
Хөрмәт белән,
"Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең
Арча, Биектау районнары буенча филиалы
табиб-эпидемиологы Шәйхуллина Эльвира Гаделҗан кызы