Анда Арча районы мәктәпләреннән, педагогика көллиятеннән, “Татавтодор”ның Арча филиалы, Теләче, Балтач районнарыннан 187 чаңгычы катнашты. Катнашучылар арасында хөрмәтле ветераннарыбызның да булуы аеруча сөендерә.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Фәнил Гарәфиевның тормыш иптәше Лилия Гарәфиева, улы Фәнис Гарәфиев, дусты Рафаэль Муллагалиев сәламләде һәм уңышлар теләде.
“Быел бу ярышлар 9нчы тапкыр үткәрелә. Вакытсыз арабыздан киткән Фәнилне районда белмәгән кеше сирәктер. Ул буш урында зур компания барлыкка китерүче буларак кына түгел, ә кече күңелле, ярдәмчел кеше буларак районыбыз халкының ихтирамын яулап өлгергән иде. Спортны бик ярата иде. Шуңа күрә җәмәгате Лилия ханым, балалары, дуслары, район хакимияте белән берлектә ел саен аның истәлегенә чаңгы ярышлары уздырыла”, – диде “Арча” спорт мәктәбе директоры урынбасары Венера Таджибаева.
Старт бирелер алдыннан Фәнил Гарәфиевны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Беренче булып стартка ветераннар чыкты. Алар 1 километр арага ярышты. Ветераннар дию, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер, 40 яшьтән өлкәнрәкләр барысы да ветераннар белән ярышты. Шуңа да пенсия яшенә җиткән ветераннарны аерым ярыштырсыннар иде, дигән теләкләрен җиткерүчеләр дә булды.
Ветераннардан соң старт мәктәп укучыларына бирелде. Кызлар һәм малайлар яшь категориясенә карап, төрле дистанцияләргә ярышты.
Нәтиҗәләргә килгәндә, үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарны Иске Кырлайдан Нурис- лам Әхмәтшин, Диләрә Шакирова, Арчаның 5нче гимназиясеннән Илфира Мәрдәнова, Энҗе Фәйзрахманова, Ашытбаштан Рүзәл Әүхәдиев, Булат Шәйхетдинов, педагогика көллиятеннән Илназ Шәрәфиев, Алисә Мортазина яулады. 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче булып финишка Арчаның 5нче гимназиясеннән Гүзәл Абдуллина һәм Сикертән мәктәбеннән Рәзил Нәбиуллин килде. Төп гомуми белем мәктәпләре арасында беренче урында – Иске Кырлай, урта гомуми белем мәктәпләре арасында – Лесхоз мәктәбе командалары. Җиңүчеләрне Лилия Гарәфиева һәм Фәнис Гарәфиев бүләкләде.