“Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасында спорт уеннары башлап җибәрергә уйладык. Бүген сездә итекле футбол уза. Бу якларның актив икәнен беләбез. Барыгызга да уңышлар. Матур уен күрсәтегез!” – дип уеннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов ачты. “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Лилия Гәрәева бу уен кышкы спорт төрләре арасында үз урынын тапсын һәм ел саен үткәрелсен иде, дигән теләген җиткерде.
Барлыгы 3 команда – укучылар, яшьләр һәм ветераннар командалары итекле футболда үз көчләрен сынады. Теләгән кешегә кайнар коймак белән самовардан чәй эчү мөмкинлеге тудырылган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Арчаның 7нче номерлы мәктәбе укучылары, 2нче – Айван ветераннары, 3нче урынны Айван яшьләре командалары яулады. Барлык командаларга да район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары тапшырылды, ә җиңүче команда Күчмә кубокка ия булды. Шулай ук Айван авылында яшәүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, үзе дә ветераннар командасы составында уйнаган Нафил Гатауллин һәр катнашучыга кәбестә тапшырды.
Киләчәктә мондый спорт уеннары барлык территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләрендә үтәр, дип көтелә.
Резеда Хәкимҗанова