Сугышчы интернационалистлар 15 февральдә балалар сәнгать мәктәбендә совет гаскәрләрен Әфган иленнән чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үттеләр

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

– Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Әле дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертәсез. Бик зур рәхмәт сезгә, – диде залдагыларны сәламләп район башлыгы Илшат Нуриев.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык”   оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов та әфганчыларның патриотик тәрбиядә зур үрнәк булып торуларын билгеләп үттеләр.

Бүгенге көндә районыбызда 107 әфган сугышын кичкән якташыбыз яши. Әле аларның күбесе ир уртасы яшендә генә. Шулай булуга карамастан, сугыш фаҗигасе эзсез калмаган күрәсең, аларның сафлары да елдан-ел сирәгәя. Инде 41 асыл ир-егет тыныч тормышта да бакыйлыкка күчкән. Ә бу сугышта һәлак булган якташларыбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Марат Лотфуллин, Васил Әһлиуллин, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Фәнис Бикбаев исемнәре чын каһарманлык үрнәге булып киләчәк буыннарга тапшырылыр. Тантаналы җыелышта да аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

“Сугышчан туганлык” оешмасы елдагыча 13–14 февраль көннәрендә һәлак һәм вафат булган иптәшләренең каберләренә чәчәкләр салдылар, гаиләләрендә булып хәлләрен белештеләр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Кичә районыбызның үзешчән артистлары башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.

Соңыннан барысы бергә шәһәр үзәгендә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

Исрафил Насыйбуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International