Арчада Җәүдәт Хәсәнов исемендәге урам булырмы?

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

“Вафатының икенче көнендә кесәсеннән хастаханәгә ятарга дигән юллама таптым. Ә ул бу турыда безгә әйтмәде...”, — ди хатыны Екатерина Андреевна искә алу кичәсендә. Чыгыш ясаганда Татарстанның баскетбол федерациясеннән, ТР җыелма командасы вәкилләренең дә тавышы калтырады.

Искә алу кичәсендә баскетболчылар, спортчылар, балалары тренерда тәрбияләнгән әти- әниләрнең, дусларының район җитәкчелегенә җиткерер тәкъдимнәре уртак булды — Арчаның бер урамына (әйтик, Поч-та урамына), спорт мәктәбенә яки спорт комплексына Җәүдәт Хәсәнов исемен бирергә, мемориаль такта ачарга, ел саен Арчада данлыклы тренер истәлегенә бас-

кетбол турниры оештырырга.  Киләчәктә аның исемен мәңгеләштерү тантаналарын да күрер-гә язсын. Ә баскетбол турнирын 2019 елның декабрендә үк оештырдылар. Шәкертләре тренерларының рухы шат булсын өчен көчләрен кызганмый уйнады.

 

Җәүдәт Абдулла улы Хәсәнов моннан 73 ел элек (6 февральдә туган көне иде) Тәтештә туа. Яшьтән Идел киңлекләрен үз итеп, ярларыннан көнгә әллә ничә тапкыр төшеп-менеп, кышын шул ярлардан чаңгыда җилләр белән узышкан егет Тәтеш педагогия училищесында командалы спорт уеннарының тренерлыгына белем ала. Казан педагогия институтының музыка бүлегендә укыганда да спорт, аеруча баскетбол беренче урында була аның өчен, факультетның спорт советын җитәкли. Шул баскетбол аны булачак гомерлек яры Екатерина Горохова белән таныштырып кавыштыра да инде.

Яшь гаилә юллама белән Арча педагогия училищесына укытырга кайта. Җәүдәт Абдулла улы музыка, ә Катясы чит телләр белгече булып. Шул көннән Арча алар өчен туган төбәкләре кебек газизгә әйләнә. Биредә өч бала туа, дуслар арта, халык арасында хөрмәт казаналар. Арчаның яше, карты гына түгел, балалары да ярата аларны. Аларның педагогия училищесында эшләгән чоры турында Татарстанның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев сөйләде.

Фердинанд Фәттиевның Җәүдәт Хәсәнов белән дуслыгы ярты гасыр дәвам итә. Фердинанд абыйның дуслык җебе турында китап язарлык истәлеге бар. “Яшь чагында ук, безгә кич утырырга килгән чакларында, гаиләсен бездә калдырып, “Үпкәләмәгез, мине тренировка көтә”, — дип чыгып йөгерер иде. Шул вакытта ук балаларны торган җирләреннән барып алып, шөгыльләр тәмамлангач, кайтарып куя иде”, — дип искә төшерә ул. Һәм бу гадәте мәрхәмәтле тренерның гомере буе артыннан ияреп йөри. Соңгы көнгә кадәр үзендә шөгыльләнгән балаларның ерак яшәүчеләрен, үзләре генә килә алмаучыларны өйләренә барып алып, кайтарып куя торган булган ул. Аталарча кайгыртучан тренерны балалар гына түгел, әти-әниләр дә көн саен искә ала. Әлегә кадәр социаль челтәрләрдә истәлекләре белән уртаклаша, сагынуларын яза алар. Искә алу кичәсе дә дуслары, аеруча Хәлил Гайнетдинов тырышлыгы, район хакимияте спорт бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, районда билгеле Рамил Әхмәтгалиев ярдәме белән оештырылган. Сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының Җәүдәт Хәсәновның дусты Рәүф Хәкимовның җыр белән чыгышы тамашачыларга сагыну хисе өстәде.

Арча район башлыгы урынбасары Гөлнара Гариповага язмыш берникадәр вакыт Хәсәновлар белән күршеләр булып яшәү бәхетен насыйп иткән. “Андый кешеләр сирәк була, — ди ул, — бар булмышы белән эшкә бирелгән, үз фикерен кыю әйтүче, күпкырлы талант иясе, олы йөрәкле кеше булды. Районның спорт тормышын күтәрүгә бик зур өлеш кертте. Кешеләр өчен куйган хезмәтләре аның исемен буыннан-буынга тапшырып, мәңгеләштерәчәк”.

2019 елның 30 октябрендә эш урынында, тренерлык иткән вакытында ул мәңгелеккә китте... Арча районы 4 айга якын Җәүдәт Абдулла улын сагынып, истәлекләр белән юанып яши... Фронтовик улы булган Җәүдәт кечкенәдән батырлык эшләү турында хыялланып яши. Аның яшь буынның сәламәтлеген кайгыртуга, изгелек эшләүгә багышланган гомере батырлыкка тиң түгелмени?!

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International