Узган атнаның җомга–ял көннәрендә “Арча–Арена” Боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” хоккей турнирының республика финал этабы узды.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Анда Арчаның “Ястребы” командасыннан тыш, Казан, Лениногорск, Буа, Кукмара, Мамадыш, Чулман Аланы, Чистайдан килгән 10–11 яшьлек малайлар Бөтенроссия финалына юллама өчен көч сынашты. Җомга һәм шимбә көнне арчалар Кукмара, Чистай, Мамадыш командаларын зур исәп аермалары белән отып, 16 февральдә үзләренең төп көндәшләре – Казанның “Динамо”сы белән уйнады.

– Бу финал теләсә кайсы турнирны бизәрлек уен булды, – диде соңыннан Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев.

Дөрестән дә, көндәшләр бер-берсенә тиң иде. Уенның соңгы минутларында гына арчалар өстенлеккә иреште. Исәп – 3:2.

Шунысын да исегезгә төшерик, узган ел да Арчаның “Драконы” командасы шундый ук уңышка ирешкән иде. Димәк, район башлыгы инициативасы белән оешкан  хоккей классларында системалы эш алып бару көткән нәтиҗәләрне бирә. Быел да Сочида узачак Бөтенроссия “Алтын алка” турнирында Татарстан данын безнекеләр яклаячак. Шушы зур җиңүләре белән котлап, аларга чын күңелдән уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International