Узган якшәмбедә Мөрәледә Арча мөхтәсибәте призына үткәрелгән чаңгы ярышларында мулла һәм абыстайлар да катнашты

2020 елның 21 феврале, җомга

– Аллаһ ризалыгы өчен уздырылган бу чара мөселманнар арасында бердәмлекне ныгытуга бер этәргеч булсын. Аны оештыруга ярдәм иткән һәркемгә Раббыбыз әҗер-савап- ларын насыйп әйләсен, – диде спорт бәйрәмен ачу тантанасында район мөхтәсибе.

Бу ярышлар быел бишенче тапкыр уза. Аны шушы авылда туып-үскән эшмәкәр, туган авылы өчен җан атып яшәүче Шамил әфәнде Хаҗиев оештыра.

– Колхоз таралгач, Мөрәледә Сабантуйлар да үтми башлады. Шул чак күңелем әрнеп авылдашларыма милли бәйрәмебезне кире кайтару теләге туды. Менә шушы үзем уйнап, тәгәрәп үскән матур тугайда Сабантуй мәйданы кордырттым. Хәзер районда Сабантуйлар бездән башлана. Кыш көне дә авылдашларга бер күңел ачу чарасы булсын дип, шушында чаңгы узышлары үткәрергә булдык. Миңа бу бәйрәмнәрне уздыруда туганым Расип хәзрәт, аның уллары ярдәм итә, бик зур рәхмәт аларга, – ди Шамил Кавиевич.

Хәзер инде бу чын мәгънәсендә районның спорт бәйрәменә әверелгән. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов та спортчыларга уңышлар теләде.

Бүген олысы-кечесе шушында җыелган. Районыбызның барлык төбәкләреннән, хәтта күрше Әтнә, Балтач, Теләче районнарыннан да килгәннәр.

Биредә һәркемнең күңеле шат, мөселманнар бер-берсе белән якын туганнар кебек кочаклашып күрешә. Мин дә элеккеге баш мөхәррир Тәлгать ага Гомәровны очратуыма куандым. Бактың исә, ул яшь чагында чаңгы спорты белән бик дус булган икән.

– Әле дә еш кына яшьлекне искә алып, Арча стадионына чаңгыда йөрергә төшәм, – диде ветераныбыз.

Тагын бер танышым, бер чорда мин Наласада, ул Урта Сәрдәдә мәктәп директоры булып эшләгән Нәкыйф ага Вәлиуллин белән дә рәхәтләнеп яшь чакларны искә алдык.

Сәбәбе уртак истәлекләр генә түгел, ә аның шушында алып килгән киез итеккә бәйләп йөри торган чаңгылары да иде. Әй бөтерелде алар тирәсендә бала-чага. Мондый экспонатны музейда гына күреп була шул хәзер! Ә болар, ретроавтомобиль кебек, йөри дә бит әле!

66 яшен тутырган Илфат ага Әскәровның Сабантуйда багана башына менгәнен күреп гаҗәп-

ләнүчеләр күп анысы. Монда да бер “мөгез” чыгарды ветеран. Илне яклаучылар көне якынлашуын искәртеп, барыбызны да таң калдырып, хәрби диңгезче киеменнән килгән. Әле өлкәннәр, имамнар белән ярышып финишка өченче булып та килде ул. Безкозыркасын да төшереп калдырмаган.  

Абыстайлар да шаяра-көлә стартка басты. Иң өлкәне Сылубикә апага 68 яшь.

– Без кич белән көн саен тренировкада, скандинавларча авыл урамнарын әйләнәбез. Юкка муллалар белән куймадылар, узып китә идек без аларны, –  дип шаярта абыстайлар.

Соңрак чаңгы юлына яшьләр, балалар басты. Монда инде бар да “серьёзно”, Арчадан Рәис Камалов, Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов шәкертләре булган җирдә җитди нәтиҗәләр көт тә тор. Бүген дә шулай булды. 

Чаңгычылар дистанциядән килә торды, ә кунакчыл хуҗалар аларны кайнар коймак, хуш исле үлән чәйләре, шунда ук зур казанда пешерелгән телеңне йотарлык пылау белән сыйлый тордылар. Күптән мондый сый-

нигъмәтле, самими, ихлас күңелле спорт бәйрәмен күргән юк иде. Рәхмәт барысы өчен дә!

Әлбәттә, мондый бәйрәмдә оттыручылар булмаса да, җиңүчеләрсез булмый инде. Быел мөхтәсибәт кубогына Арчаның Шәрык мәхәлләсе мөселманнары лаек булды. Икенче урын Мөрәле командасында, призлы өченче урынны күрше теләчеләр алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләрнең бүләкләре дә тапшырылды.

Мөрәледә үткәрелгән чаңгы ярышларында 22 команда катнашты, барысы 122 чаңгычы старт сызыгына басты.  

P.S. Җиңүчеләр исемлеге белән безнең сайтта таныша аласыз.

 

Исрафил Насыйбуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International