Аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов килде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Биектау районының Ямаширмә авылында дөньяга килә Фирдәвез апа. Күп балалы, әти-әнисе җир кешеләре, намуслы хезмәт белән көн күргән колхозчы гаиләсендә үсә ул. Бүгенге көндә бертуганнарыннан Ямаширмәдә гомер итүче, үзеннән өч яшькә кече сеңлесе Мәгъфируз апа гына исән-сау. Апасының гомер бәйрәменә ул да килгән иде. Туганнарын күреп, аралашу насыйп булды.
Туганнар дигәннән, Фирдәвез апа белән Әкрәм абый 10 балага гомер биргән. Бүгенге көндә балаларның 7се исән-сау. Фирдәвез апа 15 оныклы, 23 оныкчыклы бәхетле әби. Оныгының өлкәненә 41 яшь булса, өлкән оныкчыгы да 21 яшен тутырган инде. Гаиләдә һәммәсе бергә җыелганда 70ләп булалар икән. Узган ел Фирдәвез апаның төпчеге Дания апаның туган көнен табигать кочагында уздырганнар. Фотолардан күренгәнчә, кечкенә авылның сабан туе сыман.
Фирдәвез апа сугыш елларында яшьтән тормыш арбасына җигелә. Гомере буена мәктәптә дә, балалар бакчасында да, колхозда да бил бөгәргә туры килә үзенә. Балачагында, яшьлегендә күргән авырлыкларга сабырлыгының җимешен тату өлкәнәйгән көненә калган икән — бүгенге көндә ул балаларының хәер-догачысы.
Розалия Зиннәтова