Редакциягә Арчаның “Ястребы” хоккей командасы уенчылары, тренерлары кунакка килде. “Алтын алка” турнирында әле генә Татарстан чемпионы булдылар.

2020 елның 21 феврале, җомга

Хәзер инде Сочига Бөтенроссия финалына барырга җыеналар. Шәп бит, ә!

Җиңүләре белән котладым да: “Ә ни өчен “Ястребы”? – дидем. – Командагызда татар балаларыннан тыш, башка милләт балалары бармы?”

– Юк, – диде алар, бер-берсенә карап.

Вәйт мин әйтәм, “Ястребы” урынына “Арча” булса! Сочига барып Татарстаннан, Арча районыннан “Арча” командасы” дип игълан итсәләр!

Ә безнең Тукай Ватанында “Драконы”, “Ястребы”, “Молния”, “Ракета” командалары уйный.

Балалар колагына түгел, өлкәннәр игътибарына әйтелгән сүзләр бу. Туган телне ярату спорт өлкәсеннән дә читтә кала алмый.

Заманында республика хоккей командасын “Ак Барс” дип атый башлагач та нинди каршылыклар туган иде. Аны “Белый Барс” дип тә әйтергә азапланып карадылар. Әмма команда матур уены белән барысын да үз урынына куйды! Аның исемен Россиядә яттан беләләр хәзер, исемен дә бик дөрес әйтәләр, бозып карасыннар!

Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? Киләчәктә оешачак безнең командаларга нинди исем бирер идегез?

Туган тел өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк. Фин татарларының туган телгә мөнәсәбәте сокландыра мине. Аларның мәктәпләре дә, кино-театрлары да, телевидение тапшырулары да юк. Туган телне гаиләдә саклый алар! Безгә дә шулай эшләргә нәрсә комачаулый?

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International