ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән Арча район башлыгы Илшат Нуриев район Мәдәният йортында тантаналы шартларда Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Сәфәровка “1941–1945 елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” медале тапшырдылар.

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Арча район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәсхүд Галиевка, Сәлмән Мәүлетовка, Бари Муллагалиевка, Үзбәк Сабировка, Әдһәм Әхмәтҗановка, Госман Габдрахмановка юбилей медальләре, бүләкләр тапшырды.

Әлеге тантаналарда районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов, район һәм шәһәр Советлары депутатлары Ильяс Хәкимов, Хәбир Котдусов, Зиннур Гарифуллин, Динар Төхвәтуллин, Альберт Хәкимов Алимас Әмиров, Лилия Гарәфиева, Альберт Сафиев, яшь гвардиячеләр катнашты. Депутатлар ветераннарга үз бүләкләрен тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International