Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән район башлыгы Илшат Нуриев арчалар казанышларын чагылдырган күргәзмәне карадылар. Районның эре предприятиеләре авыл хуҗалыгы оешмалары, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукциянең төрләренә карап та соңгы елларда тормышыбыздагы үзгәрешләрне күзаллап була.
– 2019 ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай ел булды. Беренче чиратта ул 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлау елы буларак истә калачак, – диде район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев үзенең хисап чыгышында. – Эшчәнлегебезнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – сәламәтлек сак-лау. Халыкны иң борчыган проблемаларның берсе булып та нәкъ менә шушы юнәлеш тора.
“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Урта Пошалым авылында модульле фельдшер-акушерлык
пункты төзелде. Венета, Урта Курса авылларында, Үрнәк бистәсендә дә шундый пунктлар төзеләчәк.
Арча үзәк хастаханәсе көн таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә җиһазландырылган, балалар консультациясе бүлегенә 3 млн. сумлык медицина җиһазлары кайтарылды, 2024 елга кадәр онкология һәм кан тамырлары үзәкләре яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
– Район үзәк хастаханәсе биргән мәгълүматларга караганда, узган ел йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны кимегән, шулай ук сабыйлар үлеме дә кимү күзәтелә. Район халкының уртача гомер озынлыгы 74,2 яшь тәшкил итә, – диде район башлыгы. – Күп көч һәм хезмәт куеп ирешелгән саннар бу әлбәттә, әмма халык сәламәтлек сак-лау турында әлеге күрсәткечләр буенча фикер йөртми. Поликлиникага уннарча километр ара узып барып, көн буе чират торып яки атна буе тар белгеч кабул иткәнен көтәргә мәҗбүр булган кешене райондагы уртача гомер озынлыгының ни дәрәҗәдә артуы кызыксындырмый. Ул үз тормышы турында уйлый, үз сәламәтлеге турында кайгырта. Каршылыкларсыз һәм үз вакытында сыйфатлы медицина ярдәме алу – менә аның төп максаты!
2024 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү бурычы куела.
Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда спорт мөһим роль уйный. Спорт белән шөгыльләнгән кеше табибка сирәгрәк мөрәҗәгать итә. Район халкына спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылган. 2019 елда спортны үстерүгә 77 млн. сум акча бүлеп бирелде, 700 мең сумлык спорт инвентаре сатып алынды.
Районда “Демография” илкүләм проекты тормышка ашырыла. Узган ел 203 кеше ана капиталы сертификатын алу өчен мөрәҗәгать иткән. Авыл җирлекләрендә даими яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласын табучы 84 яшь әнигә 50 шәр мең сум, 29 яшькә кадәрге өченче баласын табучы 17 хатын-кызга 100әр мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелгән.
2019 елда 30 меңгә якын кеше акчалата түләүләр һәм башка социаль ярдәм алган. Балалар пособиеләрен түләүгә, балаларны төрле санаторийларда савыктыруга, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә 83 млн. сум акча тотылган.
Мәгариф системасының мөһим юнәлешләренең берсе – баланың төрле яклап үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру. Һәр бала сыйфатлы белем алырга тиеш. 2019 елда урта белем бирүне яңача үзгәртүнең чираттагы этабы – “ Электрон мәктәп” программасын гамәлгә кертү, шулай ук “Мәгариф” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру башланды.
Соңгы елларда район икътисадына 4 млрд. 500 млн. сумнан артык хосусый инвестицияләр җәлеп ителгән, 2020 елда ул 6 млрд. сумнан артыр дип көтелә.
2019 елда муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркының беренче чиратын төзү тәмамланды. Киләчәктә 20 гектардан артык мәйданда 300дән артык яңа эш урыны булдырылачак.
Районның 31 меңнән артык халкы авыл җирендә яши. 2019 елда хуҗалыклар уңышлы эшләде. Игеннәрнең гектарыннан уртача 31 центнердан артык уңыш алынды.
– 2019 елгы нәтиҗәләр – район халкының намуслы хезмәте, җитәкчеләрнең, белгечләрнең, хезмәт коллективларының тырышлыгы нәтиҗәсе. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! – диде район башлыгы.
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров тырыш хезмәтләре өчен арчаларга рәхмәт әйтте, мөмкинлекләрнең күбрәк булуын искәртте, уңышлар теләде. Ул бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ильяс Фәттахов