Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Елны матур итеп төгәлләргә!
2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Елны матур итеп төгәлләргә!
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов 2012 елның 30 ноябренә 2 млн. 2 мең кв. метр (еллык заданиенең 80,8 проценты) торак файдалануга кертелүен хәбәр итте. Арча районында еллык план үтәлү алдында.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бурычларны ачыклады. “Яңа елга кадәр минераль ашламалар туплап калырга тырышыгыз, — диде министр. — Чөнки бәяләр күпкә артачак”.
Марат Әхмәтов хезмәткә түләү мәсьәләсенә дә тукталды. Авыл хуҗалыгында әлегә түләү иң түбәне булып кала. Сөтчелек өлкәсендә кеше факторы аеруча мөһим. Чөнки ашатмасаң, сыер сөт бирми. “Вамин” хуҗалыкларының продукцияне бер килограммга киметергә хакы юк, алар моңа кадәр ярдәмне күп алды. Арттагы хуҗалыклар рәтендә “Вамин-Арча” ширкәте әйтеп үтелде.
— Инвестор бармы-юкмы, технология һәркайда төгәл үтәлергә тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Яз көне булса, азык юк дип әйтер идегез, начар эшләргә бер сәбәп тә юк. Бүгенге көндә 4–5 килограмм сөт саву — хурлык!
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, быел районда төзелеш эшләренең начар бармавын билгеләп үтте. Әле менә яңа гына Мөндеш, Апаз авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды, Югары Божа авылында балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде. Киләсе елда шундый пунктлар Өчиле һәм Югары Орыда төзеләчәк.
Авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә килгәндә, бер авылда кимендә бер гаилә фермасы булдыру таләбе үз көчендә кала. Ел тәмамлангач, авыл җирлекләре эшчәнлегенә йомгак ясаганда шуның буенча да бәя биреләчәк.
Район башлыгы пай җирләре өчен салымнар түләүгә дә тукталды. “Вамин” хуҗалыкларының ноябрьне кертмичә район бюджетына 17 млн. сум бурычлары бар. Җитәкче кеше беренче чиратта хезмәт хакы, салым түләү турында кайгыртырга тиеш. Хәзер сөтне кайда отышлы, шунда сатарга рөхсәт бирелде. Юл бер генә — продукция җитештерүне арттырырга, файдалы итеп сатарга.
— Яңа елга яхшылап әзерләнергә, елны матур итеп төгәлләргә, яңа елга матур итеп аяк басарга! — диде район башлыгы киңәшмәгә йомгак ясап.
Елны матур итеп төгәлләү дигәннән, алда әле безне күңелле вакыйгалар көтә. Шәһәрнең көнбатыш өлешендә мәһабәт ипотека йортлары, Пушкин урамында ветераннар өчен 12 фатирлы йорт әзер булып килә. Үткән атнада Мөндеш һәм Апаз авылларында бик матур төзелгән фельдшер-акушерлык пунктлары ачу тантаналары булды.
Авылда медицина пункты ачылу үзенә күрә бер тарихи вакыйга инде ул. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров авыл өчен иң мөһим нәрсәләр мәктәп һәм медпункт дип әйтеп килә. Мәктәпләребез, нигездә, яңа, нык хәзер. Вакытында эшләнеп калынды алар, моңа бөтен республика соклана. Инде менә республика Президенты программасы буенча фельдшер-акушерлык пунктларына да чират җитте.
Аларны Азнакайда әзерләп кайтаралар, урыннарда җыеп сафка бастыралар. Монысы да җаваплы эш. “Арча МСОсы” төзүчеләре монда да сынатмаган, үзләренә генә хас пөхтәлек, осталык белән башкарып чыккан.
— Сезгә мондый пункт бик кирәк иде, — диде муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Мөндеш авылындагы тантанада ясаган чыгышында. — Республика, район җитәкчеләре халык сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирәләр. Быел районда шундый ике пункт ачыла, 9 пункт төзекләндерелде. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов пунктта кирәкле бөтен җиһазлар булуын билгеләп үтте. Мондый пунктларда районнан табиблар килеп кабул итү өчен дә шартлар бар.
Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов авыллар турында шулай кайгыртулары өчен җитәкчеләргә, сыйфатлы эшләгән төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасына бөтен Апаз халкы килгән, диярсең. Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина да биредә шундый тырыш, актив кешеләр яшәвен билгеләп үтте. “Мондый пунктның беренчеләрдән булып сездә төзелүе юкка түгел, — диде ул. — Сез моңа лаек”.
“Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков һ.б. чыгыш ясаучылар да рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз