Халык белеп торсын

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Халык белеп торсын
Районның икътисад үсеше, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Иң башта район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире Марат Гәрәев җирне файдалану һәм төзү кагыйдәләре турында сөйләде. Бу кагыйдәләрнең Федераль законнар, Россия Федерациясенең Җир кодексы, РФнең Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә эшләнгән җирле үзидарә органының хокуклар акты икәнен белеп торыйк. Бу зур юридик көчкә ия документны санламаска берәүнең дә хакы юк. Районда хәзер яңа төзелешләр, өстәп, үзгәртеп төзүләр күп. Буш җиргә шәхси йорт саласыңмы, я булмаса өеңнең икенче катын күтәрәсеңме, яки ян-корма эшлисеңме, син инде җирдән файдалану, төзү кагыйдәләрен алдан белергә, өйрәнергә тиеш. Ул район сайтында бар. Шәхси территорияңдә дә төзелеш мәсьәләсендә рөхсәтсез теләсә ничек кылана алмыйсың.
— Мисал өчен, йортыңа өстәп веранда яки икенче кат төзергә теләдең, ди. Йортыңны ныклап төзекләндерү яки үзгәреш кертү өчен иң элек җир участогының төзү планын булдырырга кирәк, шуннан соң гына төзелешкә рөхсәт аласың, — дип аңлатты Марат Гәрәев. — Бу турыда бернәрсә дә белмәгән кеше кагыйдәләрне укысын, өйрәнсен. Икенче бер мисал, күршең үзенең җир участогы кырыена ук терәп мунча яки гараж сала башлый, ди. Бу очракта борчылу бик урынлы: янгын куркынычы бар бит. Кагыйдәләр нигезендә моңа юл куелмаячак. Күрше күршегә зыян китерергә тиеш түгел.
ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Радил Сафин әйләнә-тирә мохитне саклау максатында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Үзеңнең яшәгән тирәлегеңне, урамнарны тәртиптә тоту, зур йөк машиналарын гаражларга, автопаркларга кую кебек таләпләрне халык истә тотарга һәм чисталык кагыйдәләрен үтәмәгән очракта штрафлар (алар аз түгел) түләргә туры киләчәкне белеп торырга тиеш. Бу юнәлештә күпме генә эшләнсә дә, әле һаман да әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен санга сукмау очраклары бар.
ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Булат Кадыйров кулланучылар базары турында сөйләде. Соңгы ел ярым эчендә генә дә Арчада “Пятерочка”, “Тәмле”, “Пятерочка+” кебек эре сәүдә нокталары, “Радуга” үзәге һ.б. ачылды. “Кулланучылар базары предприятиеләренең барысы да диярлек шәхси милекчеләрнеке, шуңа күрә аларга бюджеттан акча сарыф итәсе юк”, — ди Булат Илдарович. Бүлекчәнең кулланучылар хокукларын яклау юнәлешендә эшләве әйбәт күренеш, билгеле. Быелның 10 аенда кулланучылардан барысы 511 (шуның 219ы Арчадан) мөрәҗәгать кергән. Аларның барысы да диярлек кулланучылар файдасына хәл ителгән. Нигездә сыйфатсыз товар (кесә телефоннары, суыткыч, телевизор, йорт җиһазы, кием-салым, аяк киеме, азык-төлек) сатып алучылар, ишек-тәрәзәләр куйдырудан канәгать булмаучылар мөрәҗәгать иткән. Бүлекчә халыкны көндәлек товарлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә контрольдә тота. Шуны да әйтеп үтик, быел Татарстанда 2013–2015 елларда сәүдәне үстерү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ике максатчан программа эшләнде. Сәүдә ноктасы ачасың икән инде, бигрәк тә авылларда, аның йөзен, тирә-ягын матур итеп, тәртиптә тотарга кирәклеге турында басым ясап әйтелде.
Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов “Арча районында 2011–2015 елларда әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту һәм табигый ресурсларны саклау буенча чаралар” турындагы программаның үтәлеше белән таныштырды. Бу турыда күп сөйләп булыр иде. Кайбер мәсьәләләргә генә тукталыйк. Чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе күпләрне кызыксындыра. Бу юнәлештә узган ел Күпербаш, Яңа Иябаш, Югары Божа авылларында, Арчада 10 млн. сумлык эш башкарылган. Быел Зур Бирәзә, Яңа Кенәр, Шекә, Казаклар авылларында шулай ук 10 млн. сумлык эшне башкарып чыгу каралган. Арчаның көнбатыш өлешендә 1 км арага канализация сузылды. Яңа Ашыт, Иске Йорт, Пионер авыллары буаларына ремонт ясалды. Арчадагы Банк урамында тротуарлар өстәлеп, яшел газоннар булдырып, агачлар утыртылуын да әйтеп үтәсе килә. Ел саен күпләгән санда агачлар утыртылуы экологияне яхшырту максатында башкарылган зур хезмәт. Яшь үсентеләрне саклап үстерү — менә монысы һәрберебездән тора инде. Чүп түгү мәсьәләсендә махсус техникалар, контейнерлар алынуын, калдыкларның график нигезендә чыгарылуын уңай күренеш буларак әйтеп үтте сектор мөдире.
— Кабул ителгән программалар турында һәм аларның үтәлешен халык белергә тиеш, — дип йомгаклады даими комиссия утырышын район башлыгы урынбасары Любовь Осина.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International