Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Юлларда тикшерүләр
2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Юлларда тикшерүләр
Исереклекнең яхшыга илтмәве көн кебек ачык. Ә инде “күңелле” килеш руль артына утырып юлга чыгуның ничек күңелсез тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңлатып торуның кирәге дә юк.
Бу елның 10 аенда гына да Арча районы юлларында 46 юл-транспорт һәлакәте булып, шуларда 8 кеше үлгән, 67 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шуларның 11ендә автомобиль йөртүчеләр исерек хәлдә булган һәм алар гаебе белән 3 кешенең гомере өзелгән, 13 кеше яраланган. Иң кызганычы, балалар зыян күргән, 1 бала әле яши генә башлаган килеш якты дөньядан китеп барган, 1 бала авыр тән җәрәхәтләре алган.
Исерек хәлдә транспорт йөртүчеләрне тоткарлау максатында Арча ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юлларда тикшерүләр үткәрелде. Бу көнне юлларга 3әр кешедән торган 9 төркем чыкты. Безнең төркемдә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Габделхак Касыймов, эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Марат Фәрхуллин, дәүләт инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Рамил Сәфиев тикшерү алып барды.
Данис (исемнәр үзгәртелде), 3 яшьлек һәм 8 айлык балаларын утыртып, мунчадан кайтып килә. Ә балалар өчен куела торган махсус утыргычларны өендә онытып калдырган.
— Сезнеңчә ничек, кирәкме соң алар?
— Уйлап чыгарганнар бит, кирәктер инде. Элек андый әйбер юк иде, — ди әңгәмәдәшем.
Аны шушы сабыйлары иминлеге өчен уйлап чыгарулары турында ник бер сүз әйтсен.
Әмир арткы номерлары пычрак булуы һәм укылмавы өчен тоткарланды. “Әле генә туктатып 500 сум штраф салдылар бит”, — ди ул. Шунда чыгып сөртеп кенә аласы, юк, моның өчен тагын 500 сум штраф өстәү кирәк булды.
Ул көнне туктатулар да җитәрлек булды, штрафлар да. Берсе алдагы ян тәрәзәгә матурлык өчен шторкалар куйган (рөхсәт ителми, чөнки күрүчәнлекне киметә), икенчесенең арттагы номерлары яктыртылмый (укылмый торган номер), өченчесенең иминият полисында исеме язылмаган (димәк, йөртергә хокукы юк), тагын берсе куркынычсызлык каешын такмаган.
— Сезнеңчә ничек, юлларда мондый тикшерүләр кирәкме? — дип сорыйм 20 ел шоферлык стажы булган Марат Абдрахмановтан.
— Әлбәттә, кирәк. Машина ул зур куркыныч тудыручы транспорт чарасы. Шуңа юлларда тәртип булырга тиеш. Ә исерек килеш руль артына утыручылар турында әйткән дә юк. Алар үзләре турында гына түгел, башкалар турында да уйларга тиеш. Һәлакәт килеп туса, бер гаепсез кешеләр зыян күрәчәк бит.
— Яңа елдан соң штрафлар бик нык артачак, диләр. Исерек килеш руль артына утыручыларга аеруча.
— Эчмәсеннәр, исерек хәлдә машинага утырып чыгып китмәсеннәр. Аннан машина йөртүгә хокук биргәндә имтихан алуны да көчәйтергә кирәк. Аеруча яшьләр. Музыканы тулы көченә куялар да, күзләренә ак-кара күренми чабалар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү кайчан да булса бер килеп чыга ул, — ди Арчадан Рамил Ибраһимов.
— Исерек килеш руль артына утырган өчен штраф бик зур сумма булачак, диләр, шулай булса, гаилә бюджетына нык сугачак бит.
— Ул кеше гаилә турында уйлыйдыр, дисезме? Эшләсен, җәяү йөрсен, сабак алсын, — дип сүзгә кушылды М.Абдрахманов.
Бәхеткә, ул көнне исерек килеш руль артына утырган бер генә кеше дә очрамады.
— Бу — юл-патруль хезмәте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе дә, — диде Габделхак Касыймов. — Бүген генә түгел, һәрчак шулай булсын, эчкән килеш юлга чыкмасыннар иде. Кемнеңдер юлда йөри белмәве аның үзенә генә түгел, гаиләсенә дә, бер гөнаһсыз кешеләргә дә зыян сала. Шуны истән чыгармасыннар иде. Юлларда мондый тикшерүләр кабатланып торачак әле.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз