Тарихыбызны белергә

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Тарихыбызны белергә
23 ноябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Россия тарихы елы, Татарстанда Тарихи- мәдәни мирас елы уңаеннан “Туган җир” дип исемләнгән, “Үткәннәрне белмичә киләчәкне төзеп булмый” девизы астында мәктәп укучылары конференциясе булды.
Арча төбәге Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Шәмсетдин Күлтәси кебек бөек шәхесләрне биргән. Шуңа күрә дә конференциянең төп максаты — шәһәребезнең, районыбызның, авылларыбызның тарихын өйрәнү, шәхесләрен барлау гына түгел, ә укучыларда, мәктәп коллективларында туган якка карата кызыксыну уяту. “Без шушы төбәктә туган кешеләр, тарихыбызны яхшы белергә тиеш”, — дип сүзне башлады музей директоры Ришат Камалов. Конференциядә катнашу өчен районыбыз мәктәпләреннән утыздан артык эш килде, шулар арасыннан унлап иң яхшы фәнни тикшерү элементлары белән һәм эзләнүченең шәхси өлеше дә кергән эш сайлап алынды.
Менә алар — Арчаның 5нче номерлы гимназиясеннән 10 сыйныф укучысы Алинә Ганиеваның (җитәкчесе Гөлнара Әхмәтханова) “Әбиләребезнең гыйбрәтле язмышы”, Түбән Мәтәскә мәктәбе 6 сыйныф укучысы Әнисә Гаффарованың (Лилия Закирова) “Туган ягымның тарихи-мәдәни истәлекләре”, Ташкичү мәктәбе 9 сыйныф укучысы Алия Габдрахманованың (Фәнил Кашапов) “Мәрҗани нәселе Ташкичүдә”, Яңа Кенәр балалар иҗат йортыннан 7 сыйныф укучысы Айгөл Гайнуллинаның (Раймә Латыйпова) “Кызыл Юл районы МТСы”, Яңа Кишет мәктәбе 8 сыйныф укучысы Алинә Гобәйдуллинаның (Альбина Җамалиева) “Иске Кишет авылы тарихы документларда һәм халык телендә”, Өчиле мәктәбе 8 сыйныф укучысы Алсинә Сафиуллинаның (Зөфәр Минһаҗев) “Чиканас авылы тарихы”, Ашытбаш мәктәбе 6 сыйныф укучысы Булат Хисамиевның (Рәдис Хисамиев) “Атамалар ни сөйли?”, Яңа Кырлай мәктәбе 9 сыйныф укучысы Гөлшат Хәбибуллинаның (Гөлгенә Шиһапова) “Авылыбыз маягы”, Курса-Почмак мәктәбе 10 сыйныф укучысы Ризәлә Фәсхиеваның (Миләүшә Шиһапова) “Туган авылымда һөнәрчелек”, Утар Аты мәктәбе 9 сыйныф укучысы Гөлнур Гайфуллинаның (Миләүшә Гайфуллина) “Җиңү истәлекләре” һәм Яңа Кишет мәктәбе 5 сыйныф укучысы Айтуган Фазылҗановның (Гөлфия Фазылҗанова) “Арсаевлар гаиләсе һәм аларның туган ягыбыз тарихына керткән өлеше” дигән эшләре.
Барлык язмалар да үзенчә кызыклы. Берәүләр тикшеренү эшен туган авылын, аның чишмәләрен, атамаларын яисә бөек шәхесләрнең туган авылларына керткән өлешләрен өйрәнүгә багышласа, икенчеләр: “Халкыбызның тарихын үзебезнең әби-бабаларыбыздан өйрәнә башларга тиешбез”, — дип, үзенең әби-бабасы турында язган.
— Һәр эш игътибарга лаек. Тик аларны әле камилләштереп бетерергә кирәк. Монда сез жюри әгъзалары һәм конференциядә катнашкан укытучылар киңәшләрен дә искә алырга тиеш. Соңыннан иң яхшы дип табылганы “Чын мирас” журналында урын алачак, — диде үзенең чыгышында жюри әгъзасы, музейның “Туган якны өйрәнү” секторы мөдире Ленар Гобәйдуллин.
Соңыннан укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
Конференциядә шулай ук әдәбият һәм сәнгать музее директоры Ринат Фазлыйәхмәтов һәм район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәге методисты Сәфинә Галимҗанова катнаштылар һәм үзләренең киңәшләрен бирделәр. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп музее җитәкчесе Лилия Закирова да мәктәп музейлары белән элемтәне югалтмыйча бергә-бергә эшләсәк әйбәт булыр иде дигән фикер белдерде.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International