2020 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е.Ю. Степанова гражданнарны бергәләп кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарына сорауларны кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Елена Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.