Яман шештән тикшеренеп торыгыз!!!

2020 елның 28 феврале, җомга

Хөрмәтле газета укучылар, без якташыбыз, Өчиле авылыннан, Казанда эшләүче табиб-гастроэнтеролог Айрат Зыятдинов белән әңгәмә оештырдык.

– Без бүген ашказаны-эчәк авырулары турында сөйләшербез, – дип башлады сүзен Айрат Илдусович. – Ашказаны-эчәк яман шеше онкология чирләре арасында икенче урынны алып тора. Ашказаны-эчәк тракты ул “дәшмәүче” система. Гадәттә аның авыртканы башта сизелми.

– Авыру катлауланып китмәсен өчен нишләргә кирәк?

– Тикшеренеп торырга киңәш итәм. Кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгырта икән, гомерен озайта гына.

– Бу турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

– ФГДС һәм колоноскопия үтәргә кирәк. ФГДС процедурасында, авыз куышлыгыннан кереп, зонд ярдәмендә үңәч һәм ашказаны, унике илле эчәк карала. Ә колоноскопия үткәргәндә, арт юлдан кереп, махсус оптик аппарат колоноскоп ярдәмендә юан эчәк тикшерелә.

– Авыр дип, кайберәүләр аларны үтәргә курка. Авырый башлагач кына табиб кушуы буенча үтәргә мәҗбүр булалар. Медицина алга бара, ФГДС һәм колоноскопия чараларын җиңеләйтү ысуллары бармы?

– Хәзер ФГДСны һәм колоноскопияне йоклатып ясау ысулы кулланыла. Кан тамырына укол ясала, кеше берникадәр вакытка йокыга тала һәм ул әлеге чараларның үткәрелгәнен сизми дә кала. Процедура тәмамлангач, клиент бераз ятып тора һәм аягына баса һәм, өенә кайтып китә. Моның зыяны юк. Алга киткән Европа илләрендә дә ул шулай үткәрелә.

– Әлеге профилактик чараларның файдасы нидә?

– Авыруларны алдан ачыклау һәм дәвалау өчен үтәргә кирәк аларны. Ә авыру башта билгеле булганда дәвага тиз бирешә. Башлангыч чорында ачыкланганда күп кенә онкология чирләрен тулысынча дәвалау очраклары күп. Онкология чире кинәт кенә 4нче стадиягә сикерми бит. Ул башта теге яки бу органның нәни генә бер урынын зарарлау-

дан башлана. Ә инде ашказаны-эчәкләрдәге үзгәрешләрне эндоскопик тикшерүләр барышында ачыклап, тиешле медицина чаралары күреп, яман шеш авыруын туктатып була.

– Ни өчен ашказаны-эчәк системасында яман шеш барлыкка килә? Сәбәпләре?

– Сәбәпләре күп төрле. Һәркемнең организмы үзенә бертөрле, кабатланмас. Бертөрле тукланып торган гаиләнең берсендә яман шеш булырга мөмкин, ә калганнарында юк. Ул генетикага, организмның әлеге чиргә бирешүчәнлегенә бәйле. Хилобактерий сәбәпче булырга, стресс әлеге чирне көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Әлбәттә, аз-азлап кына ашап, дөрес тукланып тору, хәрәкәт шулай ук сәламәтлек өчен әһәмиятле. Монысы сөйләшү өчен икенче тема. Алдагы әңгәмәләрдә бу турыда да әйтербез.

– ФГДСны һәм колоноскопияне ничә яшьтә үтәргә? Һәм аларны ел саен үтәргәме?

– ФГДСны 30–35 яшьтә, колоноскопияне 45 яшьтә үтәргә кирәк. Әгәр дә инде якын туганнарың арасында бу чир белән авыртучылар бар икән, ул вакытта тикшеренүләрне 10 елга иртәрәк башларга кирәк. Тишерү нәтиҗәләренә карап табиб тагын кайчан ФГДС, колоноскопияне үтәргә кирәген әйтә.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Әлеге әңгәмәдән соң сезгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр булыр әле, каршы килмәссез бит.

– Рәхим итсеннәр!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International