Аны шушы төбәктә спорт өчен җанын-тәнен биреп эшләүче тренер Илнур Габдрахманов оештырды.
– Соңгы көннәрдә шугалактан чыкмады да, боз өчен борчылып йөрди, –ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева.
Көне дә менә дигән булды, суытып та җибәрде. Турнирда 4 команда: Югары Аты, Утар Аты, Субаш-Аты, Наласа яшь хоккейчылары уйнады. Алар үзара бер-берсе белән очрашып чыктылар. Нәтиҗәдә күчмә кубокка Утар Аты командасы лаек булды. Икенче – Наласа, өченче – Субаш-Аты, дүртенче Югары Аты уенчылары.