Юбилярлар белән очрашуга барган саен аларның түземлекләренә исем–акылым китеп, тырышлыкларына сокланып кайтам.
Нәфига апа күргәннәр... Аңа Аллаһы Тәгалә бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар гына бирсен. Җиде бала табып, дүртесен салкын җир куенына илтеп тыккан, ирен мәңгегә югалткан... Түзгән йөрәккә рәхмәт.
– Мин дүрт сыйныф кына укып калдым. Яшелчәлектә эшләдем, Арчада, Шәмәрдәндә вагоннар төядем. Борбашта урман кистек, Соснада юл төзедек. Әти 1941 елда ук үлде. Абый сугышта һәлак булды. Ике апа кияүдә. Әни дә өлкән яшьтә иде инде. Бөтен авыр-лык минем җилкәгә төште. Яшьтән тормыш алып барырга туры килде, – диде юбиляр.
Сугыштан соң фермага керә, аннан төрле эшкә йөри. 1954 елда Йосыфҗан исемле егеткә кияүгә чыга. “Йөри башладык та, өйләнәм, диде, мин риза булдым”, – диде көлеп Нәфига апа. Бер елдан Сөмбеләләре туа. Олы кызлары Мамадышта яши, үзе хәзер лаеклы ялда, ике баласы, биш оныгы бар. Ул да, Коркачыкта улы Рөстәм дә әнисенең туган көненә кайткан иде.
Ә Нәфига Хаҗиева Хәсәншәехта улы Рәшит, килене Рузия, оныклары Рамил, Марат белән яши. Киленен мактап туя алмый.
– Киленем бар яктан да әйбәт. Якты чырае гына ни тора. Бик тәрбияли дә, – ди ул Рузия турында.
– Мин 1991 елда килгән идем инде. 29 ел бергә килешеп яшибез, – диде Рузия үзе дә.
Бу көнне Нәфига апаны юбилее белән котларга барлык балалары, оныклары җыелган иде. Кодагые да килгән. Яшь чакларны искә төшереп, бик матур итеп сөйләшеп утырдылар.
Гөлсинә Зәкиева