Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гакил Исхак улы һәм Халидә Зиннатулла кызы Гараевларның, Рәкип Нәҗип улы һәм Мөслимә Ногаман кызы Зариповларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Юбилярларны котларга мактаулы кунаклар килде. Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. чәчәкләр, район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау адресы,ГХАТ бүлегенең символик бүләген – сәгатьләр тапшырды, һәм юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде. Шулай ук Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Р.В. Хамидуллинның, Арча шәһәре «Восточый» муниципаль берәмлеге вәкиле Р.Г. Сафинның котлауларын һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Чәчәкләр, бүләкләр белән юбилярларны котларга балалары, оныклары һәм туганнары килгән иде.