2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылган егетләргә хокукый ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны эшли башлый.

2020 елның 3 марты, сишәмбе

      Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хәрби хезмәт вакытында гражданнарның хокуклары бозылу сәбәпләренең берсе - хәрби хезмәт узу мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны, шулай ук хәрби хезмәт узу чорында гражданнарның үз хокукларын белмәүләре яисә аз белүләре.

     2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылган егетләргә хокукый ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны эшли башлый.

     Хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның ата-аналарына төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты,Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

     «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71

      Консультация вакыты: 09.00 сәг.-17.00 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International