Җаным һәрчак яшь минем

2012 елның 7 декабре, җомга
Җаным һәрчак яшь минем
Олыгайган көннәрен тигезлектә каршылаган парларга кызыгам, дип уфтанган ялгызларны беләм мин. 50 ел бергә яшәгән апа-абыйларны хөрмәтләү кичәсендә, безнең әтинең үлгәненә 47 ел булган бит, әни яшьли тол калып, бер ялгызы (4 бала без) гомер кичерде, дигән уйлар килде күңелгә. Туйдым кешегә ялынып, дияр иде. Әтиле, ир-атлы гаиләләргә, чыннан да, тормыш итүе җиңелрәк һәм, яшерен-батырын түгел, әтисезләр арасында абруйлырак та.
Әнәс абый гармунын тартып җибәрде... тальян моңы үзәкләрне өзеп, үткәннәрне искә төшерде. Эх, гомеркәйләр, кай арада үтеп киткән ул 50 ел?! Өйләнеш-кәннәренә дә әле генә иде, югыйсә. Кая ул Мендельсон маршы көенә язылышулар?! Үкенечкә калмады, бүген алар (өч пар) Мендельсон маршына атлап залга үттеләр. Арча станциясеннән Суфия белән Әнәс Гыйләҗиевлар, Югары Атыдан Мөнирә — Рәшит Шәйхетдиновлар, Субаш Атыдан Мөнирә белән Шәймулла Гариповлар. ЗАГС бүлеге мөдире Люция Фатыйхова район Мәдәният йортында аларның һәркайсы турында олы ихтирам белән сөйләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сугыш чоры балалары. Балачакны күрмәгән язмышлар... Соңыннан сөйләшкәндә Рәшит абый, черек бәрәңге ашарга туры килде, дип әйтүенә Мөнирә апаның уңайсызланып, и-и, аларны ук сөйләмә инде, дип туктатырга омтылуына мин болай дияр идем: сөйләсен Рәшит абый, ил белән күргән гыйбрәтле хәлләр бит алар. ”Заманында шахтада да, нефтьтә дә эшләдем, ЭТУСта участок монтеры булып хезмәт итеп, пенсиягә чыктым, тик тора алмыйм, ял итәм икән — авыртам. Әле дә хезмәттә мин, авылда имам хатыйб вазыйфасын башкарам. Гаилә ныклыгына килгәндә, икең бер телдә булсаң гына тормышта бөтен нәрсәне җиңеп була”, — дип сөйли Рәшит ага. 2007 елда Хаҗ сәфәренә бару да насыйп була аңа. “Хатын-кызга сабыр булырга, дәшмәскә инде”, — дип сүзне дәвам итә Мөнирә апа. Яшьләргә сабак булырлык сүзләр болар. Безнең максатыбыз да: зур тормыш юлы үткән, ихтирамга лаеклы парларны хөрмәтләү һәм аларны яшь гаиләләргә үрнәк итеп куеп киңәшләрен җиткерү.
Шәймулла абый микрофон алып, сүз сөйләргә чыккач түзмәде җырлап җибәрде...
Күңел шатлык белән тулы,
Җаным һәрчак яшь минем.
Эшләсәм эшлим мин, нинди зур өйне дә берүзем салдым, дип үзе турында сөйләп алды. Мөнирә апа белән Шәймулла абый 5 бала тәрбияләп үстергән. “Эшнең ямен, тәмен белеп эшләүче ул безнең әти, — дип сөйли балалары. — 41 ел комбайн-да эшләп, “Мактау билгесе” орденына лаек булды. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исемен йөртә. Әни гаиләдәге җылылыкны, бөтенлекне саклап гомер итте”.
Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов әлеге ике гаиләнең дә яшь парларга үрнәк булып торулары турында сөйләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әнәс абый очрашуга “Хезмәт даны” орденнарын тагып килгән иде. Алда әйтеп үткәнемчә, гармунын да үзеннән калдырмаган. Район сабан туйлары, дәрәҗәле кунакларны каршы алулар Әнәс абыйның тальяныннан башка үтми. Ул гынамы, Бөтенроссия, республика халык иҗаты фестивальләрендә, бәйгеләрдә катнашып, халык музыка уен кораллары оркестры һәм гармунчылар ансамбле составында мактаулы лауреат, дипломат исемнәренә лаек булган кеше ул. Суфия апа белән “Арча милли аяк киемнәре” фабрикасында эшләп, пенсиягә чыгалар. “Заманында без хезмәтнең тәмен белеп, бик матур эшләдек, — дип сөйли Әнәс абый. — Эксперименталь цехта хезмәт иттем.” Без дә бер никах белән гомер иттек, балалар да бер никах белән яши, менә дин юлына бастык хәзер, дип шөкер итә Суфия апа. Бер никах сере нидә? Мин бик сабыр булдым, ди Суфия апа, бер-береңә юл куярга, бер-береңнең хәлен сорашып торырга кирәк. Әйе, йокыдан торганда яки эштән кайтып кергәндә, бер-береңнән хәлең ничек, дип сорау йөрәккә май булып ята торган сүзләр.
Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерә алар. Уллары Фәниснең, әти белән әни минем өчен горурлык булып торалар, дип әйтүеннән, киленнәре Илһамиянең, мин сезне бик яратам, дип кочаклап чәчкәләр бүләк итүеннән дә олырак кыйммәтләр бармы әти-әни өчен?!
Район Мәдәният йортының өлкән методисты Марат Дәүләтшин әлеге гаилә турында иманлы, нурлы кешеләр, шундыйлар белән тормыш матур, дигән сүзләр белән истәлекле бүләк һәм Әнәс абыйга район мәдәният идарәсенең рәхмәт хатын тапшырды.
Юбилярларны котларга район хатын-кызлар советы рәисе Фрадия Шәймуллина да килгән иде.
Насыйп булса, 80 яшьтә дә Мендельсон маршы синең өчен яңгырый. Тантаналы шартларда юбилярлар ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на имзаларын куйдылар. Шундый матур очрашуны оештыручыларга рәхмәт укый-укый бергәләшеп фотога төштеләр.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International