Җитәкчеләр өчен сынау чоры

2012 елның 7 декабре, җомга
Җитәкчеләр өчен сынау чоры
Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың сөт тармагын артка сөйрәүче хуҗалыклар арасында “Вамин-Арча” ширкәтен дә әйтеп үтте.
6 декабрьдә терлекчелеккә багышланган чираттагы район семинары нәкъ менә шушы хуҗалыкта узды. Ул “Арча” бүлекчәсенең Божа фермаларын караудан башланды. Ширкәтнең генераль директоры Рәдиф Фәйзрахманов эшләрнең торышы белән таныштырды. Төп проблемаларның берсе — кешеләр җитмәү. Аларны читтән эзләргә туры килә. Божада, Күпербашта, Югары Бирәзәдә “үзебезнекеләр” берәү, икәү генә. Күпербашта 18 терлекченең берсе генә шушы авылдан.
Быел фураж белән дә кыен. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов мондый шартларда азыкны баланслап бирүнең мөһимлеген аңлатты. Әлегә сыерларның тән торышы начар түгел, әмма сыерга бер литр сөт ясау өчен 1,2–1,3 килограмм азык берәмлеге кирәк. Моңа организмны тоту өчен кирәк булганын да өстәгез.
— Һәр хуҗалык азыкларның сыйфатын тикшертергә тиеш, — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Сыйфатын белмәгән килеш рацион төзү файдасыз.
Югары Бирәзә авылындагы терлекчелек комплексына беренче төзел-гән елларда керәсе генә килеп тора иде, хәзер анда күренеш башкачарак. Сыерлар вак, чисталык җитми. Бүлекчәдә терлекчелек буенча белгечләр булмавы үзен нык сиздерә.
Күпербаш фермаларының торышын муниципаль район башлыгы Алмас Назиров канәгатьләнерлек дип бәяләде. Кыенлыкларны җиңеп, булдыра алганча тырышалар.
Алмас Әминович хуҗалык җитәкчеләренең бүген төп эше фермаларда икән-леген искәртте. Берәү дә читтән килеп эшләп бирмәячәк. “Северный” хуҗалыгының Илдус фермасы территориясенә килеп керүгә муллык, мөлкәт бөркелеп тора. Шекәдә, “Ак Барс-агро” ширкәтенең Ташкич, Сикертән фермаларында тәртип.
Районда иң арттагы хуҗалыклар булып “Союз-агро”, “Өчиле” санала иде. Алардан кала — “Вамин-Арча”. Шиһабеддинов хуҗалыгы бернинди проблемаларсыз яши кебек иде — соңгы вакытта продукциясе юк. Тукай хуҗалыгының районга бернинди файдасы юк, салымнар түләми.
— Бик авыр еллар булды, — диде район башлыгы. — Бу — 2010 ел түгел, азык бар, бары тик яхшылап эшләргә генә кирәк. Дөрес, кыенлыклары бар. Җитәкчеләр өчен сынау чоры да бу, ялгыш уйларга бирелмичә, җаваплылыкны аңлап эш итәргә. “Курса МТСы” әнә сөтнең литрын 15–16 сумнан сата. Кайда отышлы — шунда сатыгыз. Хезмәт хакы, салым түләмәгән җитәкченең нигә кирәге бар?
Семинар барышында терлекләрне уңышлы кышлату, кешеләр белән эшләү, булган проблемаларны хәл итү турында эшлекле сөйләшү булды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International